Минзәлә
  • Рус Тат
  • Коноваловка авылында Май чабу бәйрәме үтте

    Традиция буенча Коноваловка авылында Май чабу бәйрәме үтте. Авыл җирлеге, спонсор һәм киң профильле "Веста" яшьләр үзәге тырышлыгы белән киң кырлы программа әзерләнгән иде. Мәйданда авыл халкы һәм кунаклар өчен күмәк күңел ачу иртәнге 10 сәгатьтә башланды. Әкият геройлары һәркемне конкурсларга катнашырга чакырып йөрделәр. "Әтәчләр сугышы", "Чанада шуу", "Аркан тартышу",...

    Традиция буенча Коноваловка авылында Май чабу бәйрәме үтте. Авыл җирлеге, спонсор һәм киң профильле "Веста" яшьләр үзәге тырышлыгы белән киң кырлы программа әзерләнгән иде.

    Мәйданда авыл халкы һәм кунаклар өчен күмәк күңел ачу иртәнге 10 сәгатьтә башланды. Әкият геройлары һәркемне конкурсларга катнашырга чакырып йөрделәр. "Әтәчләр сугышы", "Чанада шуу", "Аркан тартышу", "Капчык киеп йөгерү" кебек уеннар, мәкальләр, такмаклар конкурсы үткәрелде. Авыл кешеләре бәйрәмгә халык костюмнарыннан, җырлар-биюләр белән килде.

    Май чабу бәйрәмен коймактан башка күз алдына да китереп булмый. Кайбер хуҗабикәләр халыкны сыйлар һәм осталыкларын күрсәтер өчен үзләре пешергән коймаклар алып килгәннәр иде, мондый сый-хөрмәт һәркем күңеленә хуш килде.

    Килгән кунак Светлана Яковлева авылдашларын һәм кунакларны бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек, уңышлар теләде, барысының гафу итүләрен сорады, чөнки бу "Гафу үтенү якшәмбесе" дә иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: