Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Корбан гаете – 11 август көнне сәгать иртәнге 6 да

Мәгълүм булганча, ислам динендәге иң бөек бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете быел шушы атнаның якшәмбесендә, 11 август көнне бәйрәм ителә.

Районыбыз имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков барлык мөселманнарны, райондашларны әлеге олуг бәйрәм белән котлый шәһәребез мәчетендә гает намазы иртәнге сәгать 6.00 да башланачак, дип хәбәр итә.

Безнең өстәмә

Әлеге олуг бәйрәм бәйрәмнең төп фазыйләте – мөмкинлеге булган һәрбер мөселман Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан чалдырырга тиешле. Корбан итеп чалынган малларның итләренең өчтән бер өлешен ятимнәргә һәм фәкыйрьләргә, тагын өчтән бер өлешен мәҗлескә килгән кунакларга һәм туганнарга өләшү, а калган өлешен үз гаиләңә калдыру зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X