«Кырык тартма» кибетенә “Сөембикә” журналының август саны кайтты
Минзәлә редакциясенең “Кырык тартма” кибетенә “Татмедиа” басмаларының һәр яңа саны кайтып тора. Бүген “Сөембикә” журналының яңа саны кайтты.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Журнал, күпьеллык традицияләргә тугры калып, күренекле татар хатын-кызлары, аларның язмышы, эшчәнлеге, иҗаты, гаилә тормышы һәм борчыган мәсьәләләре хакында яза.
“Заман һәм без” рубрикасында ир тоткынында яшәүче ханым үз язмышын бәян итә.
Раушания Хәйруллина, 39 яшь: “Ир тоткынында”
–...Ирем хакимлек итәргә ярата торган кеше булып чыкты. Гел боерып кына тора! Яши-яши рухымны сындырды, җанымны изеп таптады. Мин аралашкан танышлар, дуслар даирәсе көннән-көн тарая, кими барды. ...Әкренләп янымда кеше калмады да диярлек. Тормышымны үз кулына алды ул. Кызым туганчы, әле йөкле чагымда, берничә мәртәбә кул күтәрде.
Раушанияга нишләргә? Сабыр итәргәме әллә иргә каршы чыгаргамы? Җавап – журналда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев