Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Үлүчеләр бар инде

6 гыйнвар көнне, 11 сәгать 15 минутлар тирәсендә, Мәскәү-Уфа автоюлының 1112 нче чакрымында гр.З., Мәскәүдән Уфа юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, юл иминлеген тәэмин итә алырлык тизлекне сайламыйча, юл полосасының буш булуына ышанмыйча торып, каршы полосага чыга.

Үз полосасына күчкәндә, автомашина каршы якка борыла һәм ул гр. М. идарә иткән "ЗАЗ CHANSE" автомашинасына бәрелә. Нәтиҗәдә ике кеше һәлак була, өч кеше тән җәрәхәтләре ала.
13 гыйнвар көнне, 16 сәгать 40 минутлар тирәсендә, Мәскәү-Уфа автоюлының 1093 нче чакрымында, гр.Р. "ВАЗ-111730" автомобилендә Мәскәүдән уфа ягына хәрәкәт итеп, юлның киңлеген, үз автомобиле габаритын исәпкә алмыйча, иминлекне тәэмин итәрдәй тизлекне сайламый, нәтиҗәдә автомашинасы каршы якка борыла, ул ВАЗ-21093 автмобиле белән бәрелешә. Аннары ВАЗ-111730 автомобиле ВАЗ-21093 автомобиле артыннан килүче "Мицубиси-Лансер" автомашинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә ике кеше тән җәрәхәтләре ала, алар Чаллыга БСМПга җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев