Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Өлкәннәргә диспансеризация уздырыла

Минзәлә район үзәк хастаханәсендә өлкән яшьтәгеләрнең аерым группаларына (эшләүче һәм эшләмәүче гражданнарга)диспанцеризация үткәрелә. Диспансеризациянең максаты - үлемгә һәм инвалидлыкка китерүче нигездә йөрәк-кан тамырлары авыруларын алдан ачыклау. Шулай ук аларның үсеш алуында төп факторларны ачыклау да мөһим: югары кан басымы, канда холестирин һәм шикәрнең күп булуы, тәмәке тарту, алкогольнең чамасын белми...

Минзәлә район үзәк хастаханәсендә өлкән яшьтәгеләрнең аерым группаларына (эшләүче һәм эшләмәүче гражданнарга)диспанцеризация үткәрелә. Диспансеризациянең максаты - үлемгә һәм инвалидлыкка китерүче нигездә йөрәк-кан тамырлары авыруларын алдан ачыклау. Шулай ук аларның үсеш алуында төп факторларны ачыклау да мөһим: югары кан басымы, канда холестирин һәм шикәрнең күп булуы, тәмәке тарту, алкогольнең чамасын белми куллану, тиешенчә тукланмау, физик активлыкның түбән һәм тән авырлыгының кирәгеннән артык булуы, симерү, табиблар рөхсәтеннән башка наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллану. Диспансеризация 3 елга 1 тапкыр үткәрелә. Шушы уңайдан 1921 елгылардан башлап 99 яшькә кадәргеләрнең барлык белгечләрдә дә бушлайга (барлык анализлар да) медицина тикшерүе үтүләре сорала. Моның өчен регистратурага, яки 10нчы кабинетка, үзегезнең участок табибларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X