Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы – көрәш буенча “Юбилейный” спорт мәктәбенең ачык шәхси команда беренчелегендә җиңүче

    1996-2000 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча "Юбилейный" спорт мәктәбенең ачык шәхси команда беренчелеге авыл хуҗалыгы техникумы спорт залында үтте. Анда уку йортлары һәм мәктәпләрдәге көрәш секцияләрендә шөгыльләнүчеләр арасыннан сайлап алынган 50гә якын көрәшче катнашты. Алар 45 кг га кадәрге үлчәүдән алып 80 кг га һәм аннан да югарырак үлчәүдә, барлыгы...

    1996-2000 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча "Юбилейный" спорт мәктәбенең ачык шәхси команда беренчелеге авыл хуҗалыгы техникумы спорт залында үтте. Анда уку йортлары һәм мәктәпләрдәге көрәш секцияләрендә шөгыльләнүчеләр арасыннан сайлап алынган 50гә якын көрәшче катнашты. Алар 45 кг га кадәрге үлчәүдән алып 80 кг га һәм аннан да югарырак үлчәүдә, барлыгы 8 үлчәү авырлыгында көч сынаштылар.

    Ярышларда катнашучыларны район башлыгы Айдар Салахов, шулай ук авыл хуҗалыгы техникумы директоры Эльвира Шәрипова, көрәш федерациясенең район буенча башкаручы директоры Язкәр Биҗанов сәламләде, спортчыларга уңышлар теләделәр. Ярышларны карарга килүче кунаклар арасында милли көрәш буенча ТРның спорт мастеры, профессор, ТРның атказанган тренеры Рәкыйп Фәйзуллин, районның шәхси эшмәкәре Мәхәсим Вәлиев, спорт ветераннары Мәүләветдин Закиров, Фәрит Хәмәтдинов һ.б.лар бар иде. Ярышларның иганәчеләре "Заиковский" хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фәттахов, шәхси эшмәкәр Язкәр Биҗанов булды.

    "Юбилейный" спорт мәктәбенең ачык шәхси команда беренчелегендә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы командасы җиңүче дип табылды, икенче урында - Хуҗәмәт урта, өченче урында - Иркәнәш төп гомуми белем бирү мәктәпләре командалары. Үз авырлыкларында кемнәр җиңү яулады һәм 1996-1998 елгы яшүсмерләр арасында озакламый узачак ТР беренчелегендә катнашачак Минзәлә районының җыелма командасы составында кемнәр район данын яклаячак? Бу хакта тулырак язма "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының алдагы саннарында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: