Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә данын якладылар

    2013-2014 нче уку елында Татарстан Республикасында беренче тапкыр белем бирү учреждениеләре арасында 4 төрдә кышкы спорт буенча мәктәп спартакиадасы уздырыла. Бу ярышның үзенчәлеге шунда, 1999-2001 елгы балалар бер мәктәптә укырга тиешләр. Республикада районнар 7 зонага бүленгән иде. Минзәлә районы 4 нче зонага карый , алар Актаныш, Сарман, Зәй, Мамадыш, Алабуга...

    2013-2014 нче уку елында Татарстан Республикасында беренче тапкыр белем бирү учреждениеләре арасында 4 төрдә кышкы спорт буенча мәктәп спартакиадасы уздырыла.

    Бу ярышның үзенчәлеге шунда, 1999-2001 елгы балалар бер мәктәптә укырга тиешләр. Республикада районнар 7 зонага бүленгән иде. Минзәлә районы 4 нче зонага карый , алар Актаныш, Сарман, Зәй, Мамадыш, Алабуга командалары белән ярышырга тиеш иделәр.

    Район ярышлары нәтиҗәләре буенча республика зона ярышларында чаңгы, спорт ориентиры, йөзү, җиңел атлетика буенча чыгыш ясап, шәһәрнең 1 нче урта мәктәп укучылары командасы җиңү яулады. Чаңгы ярышлары ике этапта үтте: аерым узыш һәм катнаш чаңгы эстафетасы. Зона һәм республика этабында шәхси беренчелектә Руслан Петров (7а сыйныф укучысы) - 1 нче урын, Индира Хәмитова (8а сыйныф укучысы) - 2 нче урын, Екатерина Муринова (6а сыйныф укучысы) - 3 нче урынны яулады.Эстафета узышында команда көндәшләрен бик артка калдырып. 1 нче урынны алды,

    Алты ярыш суммасында 1 нче мәктәпнең Руслан Петров, Роман Давлетбаев, Карина Усова, Екатерина Муринова, Индира Хәмитова составындагы чаңгычылар командасы 1 нче урынны алды.

    7 нче мартта Яр Чаллы шәһәрендә республика этабы кысаларында 46 районнан килгән 6-8 сыйныф укучылары арасында спорт ориентиры ярышлары узды.

    Шәхси беренчелектә Карина Усова 1 нче урынны алды. Команда беренчелегендә Руслан Петров, Айдар Гарифҗанов, Карина Усова, Индира Хәмитова составындагы команда 7 нче урынны алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: