Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районы сукырлар җәмгыяте шәһәрнең аерылгысыз өлеше

    Минзәлә сукырлар җәмгыяте каршында “Хокукый белемнәр мәктәбе” эшли башлады.

     Чираттагы очрашуда шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева, “Коммуналь челтәрләр”АҖ генераль директоры Расим Габдрахманов, “Чиста шәһәр” МУП директоры Виталий Рубцов катнашты.
    Очрашуда катнашкан сукырлар җәмгыяте әгъзаларын урамнарда тротуарлар таләп ителүе, суүткәргеч челтәрләрнең торышы да кызыксындыра, хәтта шәһәрдәге хәрәкәт күп булган юл чатларында светофор һәм сигнал урнаштырылсын иде, дигән теләкләрен дә җиткерделәр. 
    Очрашу капма-каршы диалог формасында үтте, сорауларга шунда ук җавап та ишеткәнгәме, сукырлар җәмгыяте әгзалары очрашудан канәгать калдылар.
    Мария Кальскова, район сукырлар җәмгыяте рәисе:
    –“Хокукый белемнәр мәктәбе” иҗтимагый занятиесе Пенсия фонды инициативасы буенча үткәрелә башлады. Ул һәр атнаның чәршәмбесендә оештырыла. Биредә шәһәр җитәкчелеге һәм халыкка хезмәт күрсәтү службалары җитәкчеләре сукырлар җәмгыяте әгъзалары белән очрашуда катнашалар. Һәрбер оешма, предприятие җитәкчесе үзләренең хезмәт күрсәтү эшчәнлеге белән таныштыра. Сукырлар җәмгыяте әгъзалары мөмкинлектән файдаланып, үзләрен кызыксындырган мәсьәләләрне күтәреп чыгалар. Акцент
    Беренче очрашу Идарәче компания, Мехуборка оешмалары җитәкчеләре катнашында үтте. Шәһәр тормышына кагылышлы сораулар бирелде. Мәсәлән, Изыскательләр урамындагы 1 нче комплексында яшәүче Галина Наумова үзләренең йортлары янында канализация коесының люгы ачык калуы, аннан тирә-юньгә су агып ятуы турында үзенең гозерен җиткергән иде. Берничә көн эчендә бу мәсьәлә хәл ителгән. Шуңа күрә монда күтәрелгән башка мәсьәләләрне дә шәһәр җитәкчелеге игътибарга алыр дип ышанабыз.
    Безнең өстәмә
    Очрашу күңелле чарадан башланып китте:  ТОС-5 җитәкчесе Валентина Автулева сукырлар җәмгыятенең иң актив әгъзаларына грант акчасына алынган бүләкләр тапшырды.
    Шәһәр башлыгы урынбасары, шәһәр Советы рәисе урынбасары Роза Салдаева шәһәр Советы эше, депутатлар корпусы турында сөйләде, муниципаль берәмлекнең төп законы – Уставы, җирле үзидарәнең структурасы белән таныштырды. Шәһәрдәге җәмәгатьчелек оешмаларының ролен билгеләп үтте.
    Виталий Рубцов, Расим Габдрахманов предприятиеләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар.
    Чараның икенче өлеше Әниләр көненә багышланды. Сукырлар җәмгыяте әгъзалары әниләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.
    Әлеге чарада нинди мәсьәләләр күтәрелүе турында тулырак “Минзәлә”-“Мензеля”газетасының алдагы саннарында танышырга була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: