Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәлә районы сукырлар җәмгыятендә җыелыш

Сукырлар җәмгыятенең территориаль беренчел оешмасында отчет җыелышы узды. Анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Нурһади Гыйльфанов, Пенсия фондының ТР, Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча идарә начальнигы Эльвира Хәбибуллина катнашты. Җәмгыять рәисе Мария Кальскова узган ел нәтиҗәләре буенча хисап тотты, агымдагы елга төп бурычларны бәян итте. Бөтенроссия сукырлар...

Сукырлар җәмгыятенең территориаль беренчел оешмасында отчет җыелышы узды. Анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Нурһади Гыйльфанов, Пенсия фондының ТР, Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча идарә начальнигы Эльвира Хәбибуллина катнашты. Җәмгыять рәисе Мария Кальскова узган ел нәтиҗәләре буенча хисап тотты, агымдагы елга төп бурычларны бәян итте. Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте оешмасының Татарстан төбәкара оешмасы вәкиле, Алабуга сукырлар җәмгыяте рәисе М.Гасимов оешма эшчәнлегенә югары бәя бирде, киләчәк эшләрендә уңышлар теләде.

Шунысын да искәртү кирәк, оешма мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны берләштерсә дә, җәмгыять әгъзалары районкүләм чараларда актив катнашалар, күпләре ветераннар халык хорына йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X