Минзәлә районында сабан культуралары, кукуруз чәчелде, бәрәңге утыртылды
21 майга барлыгы 40770 гектарда сабан культуралары чәчелгән, бу планга карата 88 процент тәшкил итә. "Чулман" агрофирмасының Тәкермән, Куйбышев, Вахитов бүлекчәләре, "Вамин Минзәлә" агрофирмасының Якты юл, Мәлкән бүлекчәләре иртә сабан культуралары чәчүне төгәлләделәр. "Мензелинские зори" агрофирмасының Николаевка, Калинин хуҗалыкларына ашыгырга кирәк, югыйсә иртә сабан культуралары чәчүнең оптималь сроклары үтеп бара....
21 майга барлыгы 40770 гектарда сабан культуралары чәчелгән, бу планга карата 88 процент тәшкил итә. "Чулман" агрофирмасының Тәкермән, Куйбышев, Вахитов бүлекчәләре, "Вамин Минзәлә" агрофирмасының Якты юл, Мәлкән бүлекчәләре иртә сабан культуралары чәчүне төгәлләделәр.
"Мензелинские зори" агрофирмасының Николаевка, Калинин хуҗалыкларына ашыгырга кирәк, югыйсә иртә сабан культуралары чәчүнең оптималь сроклары үтеп бара. Барысы 1800 гектар кукуруз чәчелде, бу планга карата 36 процент дигән сүз. "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгы кукуруз чәчүне дә иң беренчеләрдән булып бетерде. Әлеге хуҗалык 300 гектар кукуруз чәчте. Район хуҗалыклары үсемлекләрне корткычларга, чүп үләннәренә һәм авыруларга каршы эшкәртүне дәвам итәләр, барлыгы 14900 гектар чәчүлекләр чүп үләннәренә, 5700 гектар корткычларга, 4800 гектар җир авыруларга каршы эшкәртелгән. Бу эш "Мензелинские зори" агрофирмасы хуҗалыкларында яхшы оештырылган. "Дәүләтов"КФХсы 35 гектар кишер, 25 гектар аш чөгендере чәчте, 110 гектар бәрәңге утыртты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев