Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә – "Ягез әле, кызлар!" конкурсы

    Конкурста 9 - 11 нче сыйныф укучылары катнашты. Башта командалар үзләре белән таныштырдылар. Командалар төрле исемнәр сайлаганнар иде: "Кызлар" ( инглизчә: gills), "Дерзкие", "Модницы- сковородницы". Командалар, "Иң яхшы визитка", "Иң яхшы прическа һәм аны яклау", "Чәчәк исеме кергән җырларны кем күпме белә?", " Иң оста биюче", " Телефоннан кем озаграк...

    Конкурста 9 - 11 нче сыйныф укучылары катнашты. Башта командалар үзләре белән таныштырдылар. Командалар төрле исемнәр сайлаганнар иде: "Кызлар" ( инглизчә: gills), "Дерзкие", "Модницы- сковородницы".

    Командалар, "Иң яхшы визитка", "Иң яхшы прическа һәм аны яклау", "Чәчәк исеме кергән җырларны кем күпме белә?", " Иң оста биюче", " Телефоннан кем озаграк сөйләшә?", "Җанатарлардан музыкаль номер" кебек конкурсларда катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. 10 нчы сыйныф командасы "Золушка өчен прическа" ны бик матур итеп ясады һәм яклады. 9 нчы сыйныф командасы иң күп җыр белүче буларак танылды. 11 нче сыйныф командасы "Телефоннан кем озаграк сөйләшә?" ярышында сүз байлыгын күрсәтте. Ахырда мәртәбәле жюри гадел хөкем чыгарды: 1 нче урынга 10 нчы, 11 нче сыйныфлар чыкты, 2 нче урынны 9 нчы сыйныф яулады. Алар өчен мәктәбебезнең пешекчеләре алма пирогы пешергән иде. Ахырда командалар тәмле пирог белән сыйландылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: