Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәләдә хоккей беренчелеге үтте

"Юность" боз сараенда өч көн дәвымда барган хоккей беренчелегендә Россиянең 5 төбәгеннән җыелган 7-8 яшьлек малайлар алкалы хөккейда үз осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге ярышлар Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уңаеннан уздырылды.

Безнең район боз сарае, спорт белән шөгыльләнү өчен тудырылган мөмкинлекләр килгән кунакларны, бигрәк тә Чиләбеләрне, таң калдырды. "Шундый район үзәге өчен бу искиткеч спорт мәктәбе. Төрле шәһәрләрдә булганыбыз бар, ләкин мондый шартлар бармак белән санарлык шәһәрләрдә генә бар", - диде Чиләбедән килгән "Трактор" командасы тренеры Александр Кузнецов. Нәтиҗәдә Чаллы хоккей клубы алтын призер булды, Уфадан килгән Салават Юлаев 2нче урынны яулады, ә инде мактаулы 3нче урында - Чиләбедән килгән "Ак аю" командасы.

Ә 2002нче елгы "Минзәлә лачыннары" командасы белән көч сынашырга Уфадан һәм Яр Чаллы шәһәреннән икешәр команда килгән иде. Бу ярышта безнең команда уңышка иреште, ул 3нче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X