Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәләдә цифрлы приставкалар өчен компенсация түлиләр. Кемнәр аңа лаек?

Әгәр телевизор аналоглы икән, ул чагында приставка сатып алырга кирәк. Безнең республикада исә финанс мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне кайгырту җаен таптылар: приставкалар һәм антенналар сатып алырга киткән чыгымнарны каплауга компенсация бирелә.

Ул кемнәргә тиеш? Моның өчен кайда мөрәҗәгать итәргә, нинди документлар тупларга кирәк? Шушы мәсьәләләр хакында “Матди ярдәм күрсәтү (КВ) республика үзәге”нең Минзәлә районындагы 29 нчы санлы бүлекчәсе мөдире Любовь Кияткина болай дип аңлатты:

–ТР Министрлар Кабинетының 2019 елның 13 июлендәге карары нигезендә, цифрлы приставка  яки антенна сатып алуга тотылган чыгымнар компенсацияләнәчәк.

Әлеге компенсация цифрлы телевизион приставканың бәясе күләмендә, ләкин 1 мең сумнан дә артык түгел. Телевизион антенна сатып алу өчен дә шул ук тәртиптә, шул ук күләмдә компенсация билгеләнә.

Компенсация түбәндәге категория гражданнарга каралган:

–балаларына айлык пособие алучы һәм җан башына керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган күпбалалы гаиләләр;

– инвалид бала тәрбияләүче, балаларына айлык пособие алучы һәм җан башына кереме шулай ук яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләр;

–70 яшькә җиткән һәм аннан да өлкәнрәк, кереме җан башына 20 мең сумнан кимрәк булган ялгыз яшәүче пенсионерлар (пенсионерлардан гына торган гаиләләр);

–кереме җан башына 20 мең сумнан азрак булган ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан гына торган гаиләләр).

Компенсация билгеләү өчен документларны 2019 елның 1 декабрена кадәр  безнең бүлеккә тапшырырга кирәк. Моның өчен түбәндәге документлар кирәк:

–соңгы өч айда һәр йорт хуҗалыгындагы гаилә әгъзаларының кереме турында белешмәләр,

 –цифрлы телевизион приставка яки антенна сатып алынуын раслый торган документ.

Шул ук вакытта балаларына айлык пособие ала торган гаиләләргә керемнәре турында документлар тапшырып торуның кирәге юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X