Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәләлеләр «IT-чемпион» бәйгесендә катнаша

Өлкәннәрнең ялкаулыгы балаларын iPadсыз калдыра. Минзәлә мәктәпләрендә укучылар да Татарстанның ике министрлыгы - информатизация һәм элемтә, мәгариф һәм фән - оештырган гадәти булмаган конкурста катнашалар. Аның максаты - балалары һәм мәктәп укучылары аша өлкәннәрне мөмкин булган барлык түләүләрне дә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша башкаруга этәрү. Мәктәпләрдә балаларга логин...

Өлкәннәрнең ялкаулыгы балаларын iPadсыз калдыра. Минзәлә мәктәпләрендә укучылар да Татарстанның ике министрлыгы - информатизация һәм элемтә, мәгариф һәм фән - оештырган гадәти булмаган конкурста катнашалар. Аның максаты - балалары һәм мәктәп укучылары аша өлкәннәрне мөмкин булган барлык түләүләрне дә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша башкаруга этәрү. Мәктәпләрдә балаларга логин бирү шактый киң таралган. Безнекеләр республика күләмендә бик актив. Әмма мәктәпләрдә бу юнәлештә җавап бирүче укытучылар тагын бер мөһим адым ясау кирәклеген оныталар бугай. Баллар саны өлкәннәрнең шәхси кабинеты аша түләүләр башкарылганда гына арта башлый. Әти-әниләрнең пассивлыгы яисә ялкаулыгы үз балаларын үсмерләр арасында модада булган планшетсыз калдырырга мөмкин. Конкурс өч этаптан тора. Беренчесенә йомгак май ахырында ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев