Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләнең күпбалалы әниләренә багышланган концерт

    “Веста” яшьләр үзәге бинасында Әниләр көненә багышланган концерт булды. Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул-әни. Чын күңелдән яратучы бердәнбер кеше дә-әни. Әниләргә карата күпме җырлар, шигырьләр , әдәби әсәрләр, картиналар иҗат ителгән, ләкин һаман аз.

    Шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева һәм район граҗданлык хәле актлар теркәү җитәкчесе Анна Куприянова бирегә җыелган әниләрне бәйрәм белән тәбрикләделәр. Менә алар:Лариса Карамова, Гульнар Хуҗагалиева,Гүзәл Ахметова,Эльвира Умарова,Лилия Яруллина, Елена Шалтина, Роза Усова Монда шәһәребез оешмаларында хезмәт куючы күп балалы әниләрне хезмәттәләре,балалары котладылар, алар өчен махсус концерт программасы әзерләнгән иде.   Күп балалы әниләр хөрмәтенә  Евгений Вахнин,Ирина Хасанова Азат Мирзасалихов, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, Минзәлә медицина училищесында белем алучылар чыгыш ясады.   Балаларның чыгышлары, теләкләре  чын йөрәктән, күңелләренең иң-иң түреннән чыкты.  Бәйрәм азагында күп балалы аналарга шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева Рәхмәт хаты һәм бүләк сертификатлары тапшырды.  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: