Минзәлә
  • Рус Тат
  • Айнурны хәрби хезмәткә бөтен Мияш авыл халкы озатты

    Мияш авылында солдатка озату кичәсе булды. Авылның олы агайлары үзләренең яшь чакларын искә төшереп, гармуннарда сыздырып уйнап җибәрделәр. Яше-карты, бала-чагасы шушы гармун моңнарына ияреп урам әйләнде. Айнур Гәрәев һәр йортка кереп авылдашларыбелән саубуллашып чыкты. Гармунчылар исә Дәвек авылыннан Нәкыйп абый, Тауасты Байлардан Мирзанур Хәмәдиевның энесе Фәнил. Болардан тыш яшь егетне...

    Мияш авылында солдатка озату кичәсе булды.

    Авылның олы агайлары үзләренең яшь чакларын искә төшереп, гармуннарда сыздырып уйнап җибәрделәр. Яше-карты, бала-чагасы шушы гармун моңнарына ияреп урам әйләнде. Айнур Гәрәев һәр йортка кереп авылдашларыбелән саубуллашып чыкты. Гармунчылар исә Дәвек авылыннан Нәкыйп абый, Тауасты Байлардан Мирзанур Хәмәдиевның энесе Фәнил. Болардан тыш яшь егетне озатырга аның дуслары, туганнары да күп килгән. Ә өлкәннәрнең күзендә яшьләр, шатлык яшьләре. Соң күренми, аларның яшьлеге кабатлангас төсле булды.

    -Авылыбыз яңара, яшь гаиләләр йорт сала, урамга асфальт түшәлгән, үзебезнең йолаларыбыз кире кайта түгелме соң, - дип сөенеште, шул ук вакытта авылда мәктәп тә, кибет тә булмавына, клубның да ишелергә торуына борчылуларын да белдерде алар.

    Булачак солдат егеткә изге теләкләр теләнде. Әнисе Зөлфия белән әтисе Дамир Гәрәевләргә рәхмәт сүзләре әйтелде. Кечкенә Мияш авылында яшәүчеләр зур горурлык кичерде: соңгы 20 елда бер егет тә армия сафларына китмәгән булган. Җырлап урам әйләнгәннән соң бәйрәм гармун моңнары белән бергә өй эченә күчте: нинди генә җырлар башкарылмады да, җырламаган кеше калдымы икән. Барлык авылдашларның да теләге бер: Айнур хәрби хезмәтен үтәп туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсын иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: