Минзәлә
  • Рус Тат
  • Наратлы Кичү җирлеге каз үстерүчеләр белән дан тота

    Минзәлә районының Наратлы Кичү авыл җирлегендә йорт кошлары да табыш китерә..

    Биредә авыл халкы мөгезле эре терлек асрау белән беррәттән, күпләп кош-корт үрчетеп тә гаилә бюдҗетына табыш кертә. Тырышлык, булдыклылык галәмәте бу. 

    Наратлы Кичү авылында яшәүче Диләрә һәм Азат Сафиуллиннар быел үзләре өчен генә 10 баш күркә алып үстереп караганнар, суеп эшкәрткәч аларның һәрберсе 10-12 килограмм булган. Бу гаилә быел май аенда 100 баш каз аылып үстергән. Казларны май аенда алып үстерсәң ите тәмле була,-ди Азат әфәнде. Әле алар каз үстерүдән башка 80 баш үрдәк, 70 баш бройлер бәбкәләре алганнар. 

    -Барысы да үсте. Каз-үрдәк, бройлер тавык үрчетү белән азмы-күпме тәҗрибәбез бар инде, ә менә күркәне быел беренче ел гына алдык,-ди хуҗабикә. Кош-кортлары көр- таза  булып җитешкән, шактый авырлык җыйган каз-үрдәкләрне Минзәлә шәһәрендә үткән ярминкәдә дә халыкка тәкъдим итте алар.

    -итләрне урнаштыру белән проблема  юк, сораучылар бик күп, каз-үрдәкне өйдән килеп алып китәләр икән. Ә гаилә кассасына акча күпме керсә дә, беркайчан да артык булмый,-ди Сафиуллиннар.

    Әйе, тормыш муллыгы нигезендә тырышлык ята. Моны бик яхшы аңлый Наратлы Кичү авыл җирлеге халкы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: