Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Николай Павлович Павлов якты дөньядан мәңгелеккә китте

Хушлашу сүзе

Ул 1947 елның 19 апрелендә Чувашия АССР ның Ямбулат авылында дөньяга килә. 1972 елда Казан дәүләт педагогика институтының табигый-география факультетын тәмамлагач юллама буенча Минзәләгә кайта. Гомеренең 50 елын ул безнең шәһәр һәм район кешеләренә хезмәт итүгә багышлый.

Хезмәт юлын  медицина училищесында укытучы һәм завуч булып башлый. Аның күп кенә укучылары республикабызның хастаханәләрендә һәм медицина учреждениеләрендә хезмәт куя, аның турында яхшы күңелле, акыллы укытучы буларак искә алалар.

Педагогия училищесында да укытучы булып эшли. Соңыннан район башлыгы тәкъдиме буенча пенсия фонды белән идарә итә. Лаеклы ялга чыкканчы Түбән Кама электр челтәрләренең Минзәләдәге филиалында хезмәт куя. Ул бик төгәл, намуслы хезмәткәр иде.

Ветераннар советы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X