Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Органик Групп" хезмәтчәннәре Минзәлә районы данын яклаячаклар

    28-29 июньдә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында “ТатНИИСХ” ФДБФУнең тәҗрибә кырларында Россия Федерациясе өчен уникаль булган “Татарстан Республикасында кыр көне-2018” кыр форматы күргәзмәсе узачак.

    Аның кысаларында  28 июньдә мөгезле эре терлекләрне үрчетү буенча технологларның 40 нчы республика конкурсы һәм нәсел эше буенча селекционер-зоотехниклар конкурсы да була. 

    Бу конкурста районыбыз данын зоотехник-селекционер Альберт Хафизов (“Органик групп-Чулман” ҖЧҖ), технолог Галина Никитина (“Органик групп-Минзәлә)яклаячак.  
    Ярышта һәр районнан берәр кеше катнашачак. Алар терлек үрчетү, мөгезле эре терлекләрне карау һәм тукландыру, сыерларны һәм башмак таналарны бозаулатуга әзерләү үзенчәлекләре буенча үз белемнәрен, шулай ук мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру күнекмәләрен күрсәтәчәкләр.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: