Реклама
31 майда, 10 сәгатьтә, автомәктәпнең автодромында 14-16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында велосипедта, 16 яшьтән олырак яшүсмерләр арасында скутерларда ярышлар була. Катнашырга теләге булган яшүсмерләрнең ярышлар башлануга бер сәгать кала автодромга килүләре сорала. Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан үткәрелүче әлеге ярышлар пассажир балалар, мотоциклчылар һәм скутерчылар арасында юл- транспорт вакыйгаларын булдырмауны...
31 майда, 10 сәгатьтә, автомәктәпнең автодромында 14-16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында велосипедта, 16 яшьтән олырак яшүсмерләр арасында скутерларда ярышлар була. Катнашырга теләге булган яшүсмерләрнең ярышлар башлануга бер сәгать кала автодромга килүләре сорала.
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан үткәрелүче әлеге ярышлар пассажир балалар, мотоциклчылар һәм скутерчылар арасында юл- транспорт вакыйгаларын булдырмауны пропагандалау эшен көчәйтү, "Игътибар, балалар!" Бөтенроссия профилактик чараларның беренче этабы кысаларында үткәрелә, дип хәбәр итә ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Наил Ибраһимов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз