Озакламый “Язмыш” газетасы Минзәләгә сатуга кайта
«Шәһри Казан» газетасының җомга саны «Шәһри Казан. Язмыш» исеме белән А4 форматында чыга башлады. Озакламый әлеге газета редакция бинасында урнашкан “Кырык тартма” кибетенә һәм “Минзәлә”-“Мензеля” район газетасы сатуга куела торган шәһәр һәм авыл кибетләренә дә сатуга куелачак.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Мәхәббәт һәм нәфрәт. Хыянәт һәм гыйбрәт. Ятимнәр һәм бәхетлеләр - болар бар да "Шәһри Казан. Язмыш" газетасында.
«А4 форматына күчү турында күптән хыяллана идек. Ул бик кызыклы формат. Уңышлы, күп тиражлы газеталар нәкъ шул форматта чыга. „Татмедиа“ тарихында мондый форматтагы газета булмаган. Безнең теләк — аерым газета чыгару иде. Әлегә шушы җомга санын үзгәртеп карарга булдык. Газета белән кызыксынучылар инде бар”, — дип сөйләде газетаның баш мөхәррире Радик Сабиров.
24 битле булып чыгучы әлеге газетада гыйбрәтле, кызганыч язмышлар, фаҗигаләр турында да язмалар урын алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев