Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Пенсионерлар булдыра

Казанда IT-парк базасында өченче буын вәкилләренең Iреспублика IT-олимпиадасы узды. Әлеге олимпиаданың финал өлешендә Татарстанның һәрбер муниципаль берәмлегеннән икешәр - барлыгы 106 кеше катнашты.

"Интернет - озын гомер", "Өченче буын университеты" проектларын тәмамлаган, олимпиаданың җирле этабында җиңгән С.Ф.Гобәйдуллина (район үзәк хастаханәсе) һәм С.Ш.Зәкиева (икмәк заводы) безнең район данын якладылар. Финалда алар интернет-ресурсларны кулланып, 9 майга виртуаль открытка әзерләделәр, Казан турында хикәяләп бер-берләренә хат яздылар, таблица төзеделәр, атналык чыгымнарны исәпләделәр, ТР дәүләт хезмәтләре порталына запрос ясадылар һәм шушы сайтта аның эше турында фикер язып калдырдылар.

Җиңүчеләргә ноутбук бүләк иттеләр. Дипломантларга кыйммәтле бүләкләр тап-шырдылар, ә тагын 25 өлгер катнашучы компьютер тех-никасын алуга сертификатка ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев