Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Правага"имтиханны 75% катнашучы тапшырды

    Кичә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укучылар үзйөрешле авыл хуҗалыгы машиналарын идарә итү буенча имтихан тапшырдылар.

    Имтихан дүрт этапта узды:үзйөрешле машиналарны куркынычсыз идарә итү, машина һәм җиһазларны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм комплекслы( тракторны йөртеп карау)  буенча.  Имтихан бирүдә 24 укучы катнашты, шуларның 18е имтиханны уңышлы тапшырды һәм алар шушы көннәрдә В,С, D,E,F категрияле таныклык алачаклар. Имтиханны тапшыра алмаганнар тагы бер атнадан кабат имтихан бирәчәкләр.  
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: