Райондашларыбыз WorldSkills ачылышына барачак
Билгеле булганча, агымдагы елның 22 августыннан алып 27 августына кадәр республикабыз башкаласы Казанда WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачак.
Шушы уңайдан 22 август көнне сәгать 19.00 да “Казан Арена” стадионында чемпионат ачылу тантанасы узачак. Оештыручылар хәбәр итүенчә, кунакларны чит ил спикерлары һәм үзебезнең ил эстрада йолдызлары катнашында онытылмаслык тамаша көтә. Тантананы туры эфирда “Россия-24” телеканалында һәм интернетта карап булачак.
Әлеге тамашаны үз күзләре белән күрергә безнең район делегациясе дә барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев