Республика турнирында сынатмадык
Узган атнада шәһәребезнең "Юбилейный" спорт комплексында һәм 1нче урта мәктәпнең спорт залында өч көн дәвамында республикабызның иң көчле хатын-кыз һәм ир-ат авыл волейбол командалары Татарстан беренчелегенә көч сынаштылар.
Нинди дә булса эшкә алынганда, кеше үзгә бер дулкынлану кичермичә калмый. Моны безнең спортчыларда да күрергә була иде. Беренче уен Минзәлә-Сарман ир-егет командалары арасында узды. Очрашу башланып, беренче сетның тәүге минутларыннан ук, уенчыларыбыз көндәшләр ягына юл ярдылар. Исәп 25:22. Икенче сет башланып, 6 минут узуга, сарманлылар Минзәлә командасы белән бер сулышта бардылар шикелле. Ләкин безнекеләр, уникенче минутта сарманлыларның һөҗүм белән артык мавыгуларыннан оста файдаланып, җиңүгә тагын бер адым ясадылар. Исәп 25:18. Шулай итеп, безнең егетләребез беренче уенда ук үз осталыкларын күрсәтеп, җанатарлар һәм тренерларын җиңүләре белән сөендерделәр. Уенның икенчесе - күрше районнан килгән Актаныш командасы белән узды. Беренче уенны безнең команда 9 очко өстенлек белән тәмамлады. Икенче сетта исә Минзәлә командасы җиңүне 25:11 исәп белән яулады. Турнирның икенче көнендә Кукмарадан килгән команда белән көч сынаштык. Беренче минутлардан үк безнең команда 7 очко белән алга чыкты. Безнең команда уенның инде 8нче минутында 14 очко белән көндәшләребездән алга чыктылар. Шундый ыргылыш җиңүгә өмет итәргә мөмкинлек бирде. Икенче уенның беренче минутларында кукмаралылар дулкынланырга мәҗбүр итсәләр дә, безнекеләр озакка сузмыйча 25:11 исәп белән җиңәләр. Шулай итеп, финал уенга чыгалар. Беренче урын өчен турнирның иң көчле командалары, (Минзәлә һәм Мамадыш), көрәштеләр. Бу уен өч сетка сузылды. Беренче очрашуда 6 очко өстенлек белән Мамадыш командасы җиңсә дә, икенче периодта минзәләлеләр бар көчләрен туплап, 2 очко аерма белән мамадышларны артта калдыралар. Уенның өченче периодында безнең команда 5 очкога артта калып, җиңүне мамадышлылар кулына тапшырды.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, безнең ир-егетләр командасы республика күләмендә яңартылган составта беренче тапкыр катнаша.
Хатын-кыз командаларына килгәндә, хәл катлаулырак, чөнки тәҗрибәле уенчыларның командада өчесе генә калды. Яшьләрдән тупланган "Мензелинка" Саба һәм Зәй шәһәрләреннән килгән команданың икесен дә 2:0 нәтиҗәсе белән җиңә. Мамадыштан килгән хатын-кызлар командасы белән очрашу киеренке булды. Ике партиядән соң исәп 1:1 иде. Өченче сетта 5 очкога алга китеп, Мамадыш командасы чемпион исемен яулый.
Уеннар көне буе дәвам итте. Аңлашыла ки, ко-мандаларның барысы да җиңеп кайту теләге белән килгән иде. Очрашуларда һәр очко өчен җитди көрәш баруы да моны ачык күрсәтте.
Хатын-кыз командалары арасында Минзәлә командасы - 3нче, Алексеевск - 2нче һәм Мамадыш 1нче урынга лаек булдылар. Ир-егетләр арасында Сарман - 3нче, Минзәлә - 2нче һәм шулай ук Мамадыш - 1нче урынга чыктылар. Командалар кубок белән, ә уенчылар медаль белән бүләкләнделәр. Безнең командалардан иң яхшы бәйләүче уенчылар дип Александра Воронина һәм Константин Ларин билгеләп үтелде. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиевка "Иң яхшы оештыручыга" дигән йолдыз тапшырылды.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 июнь 2022 - 21:23Бүген — Бөек Ватан сугышы башланган көн Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.00
-
19 июнь 2022 - 09:34Паркта участок әзер, ә этләр проспекттагы агачлар утыртылган участокта прогулкада.. Сүз, билгеле, урам этләре хакында бармый. Гәрчә, закон нигезендә урамда йөргән һәр эт муенчактан һәм каеш белән булырга тиеш. Хуҗасының кулында соскыч та булырга тиеш, диләр.Ни өчен икәнлеген аңлыйсыздыр?00
-
17 июнь 2022 - 15:52Минзәләдә үтәчәк Театраль Сабантуй мәйданында «Сәхнә», «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакцияләре үз басмаларын тәкъдим итәчәк 18 июньдә Минзәләдә үтәчәк Театраль Сабантуй мәйданында район кунакларына «Сәхнә», «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакцияләре үз басмаларын тәкъдим итәчәк.00
-
16 июнь 2022 - 16:03"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 2022 елның 17 июнь саны анонсы Номерның төп темасы - райондагы Сабантуйлар һәм Авыл көннәре.00
-
5 июнь 2022 - 19:02Калморзада узган яшүсмерләр районара көрәш турнирында 68 көрәшче бил алышты 5 районнан килгән көрәшчеләр биш үлчәү авырлыгында төп приз – тәкә өчен көрәштеләр.00
-
2 июнь 2022 - 16:43"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 2022 ел, 3 июнь саны анонсы “Экология” милли проекты нигезендә башкарылган эшләр нәтиҗәсендә Юртау авылында тормыш дәрәҗәсе тагын да яхшыра – бу хакта 1-2 битләрдә укыгыз.00
-
2 июнь 2022 - 15:42Коррупциягә каршы көрәш: бу күренеш Россия империясендә ничек булган? Коррупция Россия империясенең даими һәм аеруча авыр эчке проблемаларының берсе булган. Элекке ватандашыбызның Россиядәге хәлләр турындагы соравына рәсми тарихчы Н.М. Карамзин болай дип җавап биргән: «Урлыйлар».00
-
29 май 2022 - 07:47Гөлнара Әхмәтшина - "СӨЙДЕМ, ЯНАМ, ЯРАТАМ..." Минзәлә районы шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруы дәвам итәбез00
-
22 март 2021 - 11:19Тулбайда Нәүрүз бәйрәме
-
22 гыйнвар 2021 - 10:57Тәкермәндә туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде
-
Карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Минзәлә патшалар гына йөри торган карета ясала башлады.Кайсы осталар ясый аны? Ул карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Сездән тәкъдимнәр көтәбез!
-
27 июнь 2022 - 14:16Минзәлә районында максатчан кадрлар әзерләүгә студентлар җыяларӘлегә мәктәпне тәмамлаган бер укучы да Казан шәһәренең аграр академиясенә һәм ветеринария академиясендә укырга теләк белдермәгән.00
-
27 июнь 2022 - 11:01Минзәлә районында печән һәм сенаж хәзерләү дәвам итәБарлыгы 3686 гектар күпьеллык үләннәр чабылган, бу планга карата 62 процент дигән сүз. “Август” компаниясенә караган “Мензелинское” ОСП, “Заиковский” сенаж салуны төгәлләде.00
-
12 июль 2021 - 16:08Минзәлә районының “Заиковский” хуҗалыгына савымчылар кирәк. Айлык хезмәт хакы 50 меңнән 70 мең сумга кадәр җитә71400
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)163300
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64229000
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.146900
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.162100
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.212300
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064211300
-
19 июнь 2022 - 10:02Минзәләдә узган 14 нче театраль Сабантуйга Салават та килде Юк, бу юлы җырчы буларак җырларга түгел, ә тамашачы буларак.00
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика