Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Россиядә беренче тапкыр балконда тәмәке тарткан кешегә штраф салдылар

1 октябрьдән гамәлгә кергән төзәтмәләр, чыннан да, балконда тәмәке тартуны тыймый, ләкин ташлаган тәмәке төпчеге аркасында янгын башлана икән, гаеплегә җәза биреләчәк. Яңа закон буенча беренче штрафны балконда тәмәке тарткан өчен Ставрополь крае кешесе алды. Төгәлрәге, штраф тәмәке тарткан өчен түгел, ә ул ташлаган тәмәке төпчеге китергән янгын өчен язылган. Янгын 2 нче октябрьдә булган, янгын мәйданы 0,5 кв.метр тәшкил иткән. Ярый әле беркем дә зыян күрмәгән.

Законга кертелгән үзгәрешләр бик катгый

–Мин үзем күпкатлы йортта яшим. Беркөнне күршемә кунаклар килде. Шуларның берсе балконга чыгып сигаретын тарта башлады. Сез закондагы үзгәрешләр белән таныш түгел, ахрысы дип, мин аңа кисәтү ясадым. Бу сезнең балкон түгел, бездә эшегез булмасын, дип төксе генә җавап бирде. Дөресен әйткәндә, мин бу хакта үзем дә очраклы гына ишеткән идем. Әмма ул барыбер тартуын дәвам итте. Закондагы үзгәрешләр турында  аңлатып язсагыз иде. Чыннан да, балконда тәмәке тартырга ярамыймы әллә?

Хөрмәт белән, М.Закирова.

Әлеге сорауга җавап бирүен, шулай ук янгынга каршы режим кагыйдәләрендәге үзгәрешләр турында сөйләвен үтенеп, без ТР буенча РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләрнең районара бүлеге инспекторы Алмаз Әфләтуновка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне сөйләде:

–РФ Хөкүмәтенең “Янгынга каршы режим турында”гы 2012 елның 25 апрелендәге карары белән расланган “Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү хакында” 2009 елның 20 сентябрендәге 1216 нчы санлы карары белән түбәндәге үзгәрешләр расланды:

1. 8 пунктны "искәрмә" сүзеннән соң "сәүдә" сүзе белән тулыландырырга.

2. 14 пунктның икенче абзацына “закон нигезендә тәмәке тарту өчен махсус билгеләнгән урыннардан тыш" сүзләрен өстәргә.

3. 20 пунктта "склад билгеләнешендәге" сүзләреннән соң “(шартлагыч янгын һәм янгын куркынычы буенча Д категорияле биналардан тыш)” сүзләрен өстәргә.

4. 90 пунктка түбәндәге эчтәлектәге абзац өстәргә: “Ачык утны фатир балконнарында (лоджиядә), тулай торактагы торак бүлмәләрендә һәм кунакханә номерларында куллану тыела”.

5. VIнчы бүлеккә түбәндәге эчтәлекле 114(2) пунктны өстәргә: "114(2). Оешма җитәкчесе кинозалларда сеанслар башланыр алдыннан тамашачыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре хакында телдән яки видеосюжет демонстрацияләү юлы аша аларның янгын килеп чыккан очракта нинди гамәлләр эшләргә тиешлеге (янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү белән идарә итү һәм хәбәр итү системасы, персонал командасы), эвакуация юллары һәм чыгу юнәлешләре, шулай ук янгын сүндергеч средстволарның кайда урнашуы турында хәбәр җиткерүне тәэмин итә”.

6. 122 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

“122. Эш вакытында товарларны һәм тараларны төяү (бушату) сатып алучылар өчен билгеләнгән эвакуацияләү юлы белән бәйле булмаган юлларда алып барылырга тиеш”.

7. 135 пунктның икенче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

“Авыруы авыр үтә торган пациентлар, шулай ук балалар өчен палаталарны проект документлары нигезендә биналарның беренче катларында урнаштыруны күз алдында тотарга кирәк”.

8. 136 пунктның “д” пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

“д) подвал һәм цоколь катларында проект документларында каралмаган остаханәләр, складлар һәм кладовойлар урнаштырырга”.

90 пунктка кертелгән өстәмәгә игътибар итегез: “ачык утны фатир балконнарында (лоджиядә), тулай торактагы торак бүлмәләрендә һәм кунакханә номерларында куллану тыела”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев