Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Саклаучыбыз да сез, яклаучыбыз да!

Гашыйклар көненнән соң бик тә җитди бәйрәм җитә - Ватанны саклаучылар көне. Ватан ул бик гомумиләштерелгән сүз. Чөнки бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә Ватанны саклаучылар дип ир-егетләргә дәшәбез. Әйе, туган җир генә түгел, тормыштагы иң кадерле ата-ана,...

Гашыйклар көненнән соң бик тә җитди бәйрәм җитә - Ватанны саклаучылар көне.

Ватан ул бик гомумиләштерелгән сүз. Чөнки бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә Ватанны саклаучылар дип ир-егетләргә дәшәбез. Әйе, туган җир генә түгел, тормыштагы иң кадерле ата-ана, бала, гаилә иминлеге дә алар җилкәсенә салынган. Шуңа да бу көн бер гаиләдә дә игътибардан читтә калмаска тиеш.

Чираттагы конкурсны игълан итәр алдыннан Гашыйклар көне уңаеннан үткәрелгән конкурска да йомгак ясап алыйк. Бу конкурста Айдар җиңеп чыкты! Гашыйк булган кешесе белән чәй эчәр дип редакция логотибы төшерелгән кружкалар бүләк итәбез үзенә.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан да "Минзәлә"ММҮ котлаулар арасында конкурс игълан итә. Ватанны саклаучы якыннарыгызга карата котлауларны газета аша юллау өстенә, аларны радио һәм телевидениегә бирү мөмкинлеген дә онытмагыз. Котлау тексты - фәкать 50 сум! Бер шарты бар - котлау тексты 15-20 сүздән артмасын. Ә без шулар арасыннан ихлас күңелдән әйтелгәнлеге сизелеп торган иң шәп котлауны сайлап алачакбыз.

Җиңүчегә - редакциянең махсус бүләге! Котлауларны алуның соңгы көне 20 февраль ("Кырык тартма" кибетендә). Сорауларыгыз туса, 3-28-32, 3-26-45 телефоннары аша элемтәгә керегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев