Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Шәһәрнең чисталыгын тәэмин итәргә

Бүген, 20 июньдә, район хакимиятенең утырышлар залында булган киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгизәр Шагалиев әнә шулай диде. Шәһәребез, авыл урамнары чиста, матур булсын өчен оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, шәхси эшмәкәрләр генә түгел, торак йортларда яшәүчеләр тарафыннан да үтәлергә тиешле кагыйдәләр бар. Җәйге чорда аларның һәркайсы үзләренең йорт яннарында үскән чүп...

Бүген, 20 июньдә, район хакимиятенең утырышлар залында булган киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгизәр Шагалиев әнә шулай диде. Шәһәребез, авыл урамнары чиста, матур булсын өчен оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, шәхси эшмәкәрләр генә түгел, торак йортларда яшәүчеләр тарафыннан да үтәлергә тиешле кагыйдәләр бар. Җәйге чорда аларның һәркайсы үзләренең йорт яннарында үскән чүп үләннәрен чабып, чистартып торырга тиеш. Бу хакта кисәтү ясап та әлеге таләпләрне үтәмәгән йорт хуҗаларына штраф түләргә туры киләчәк. Үлән чабарга хәленнән килмәүчеләр дә бар, андыйларга түләүле хезмәттән файдалану ммөмкинлеге тудырылачак. Әлеге хезмәтне күпмедер түләү шарты белән шушы урамнарга җаваплы оешма-учреждениеләр күрсәтүе күздә тотыла. Моның буенча шушы көннәрдә тиешле норматив документацияләре хәзерләргә кирәк, диелде киңәшмәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев