Минзәлә
  • Рус Тат
  • Соңардыгыз шул, егетләр

    Күптән түгел безнең авылга Минзәләдән, улымның Әфганстанда бергә хезмәт иткән иптәшләре килгән. Кызганычка каршы үзем өйдә түгел идем, аларны күрә алмадым, авырып Казан больницасында калдым.

    Өйдә авыру кызым гына иде, ул аларны сыйлый да алмаган инде, ерак аралардан килеп, ашамый-эчми китүләренә дә йөрәгем әрнеде инде. Гафу итсеннәр инде. Менә хәзер ул егетләрнең кем икәнен беләсем килеп, сезнең район газетасына мөрәҗагать итәргә уйладым. Минем улым- Фәтхуллин Гамбәр иде. Иде дим, чөнки арабыздан мәңгелеккә китүенә 17 ноябрь көнне бер ел тула. Бәйрәм араларында улыма багышлап Корьән укыттык, кабул булсын, урыны җәннәттә булсын, яраббым! Улымның мәрхүм икәнен белгәч, әлеге егетләр ел ашында таратырга дип күп итеп акчалар да, күчтәнәчләр дә калдырып киткәннәр. Мин аларны ашта алар исеменнән бабайларга да, әбиләргә дә өләштем. Алла кабул итсен, саваплары меңе булып үзләренә кайтсын, Амин!

    Рәхмәт сезгә Минзәлә егетләре, күчтәнәчләрегез, хәерләрегез өчен. Әлеге хатымны укысагыз, зинһар хәбәр бирегез әле?.. Чөнки сезнең исемнәрегезне дә, кайсы авылда яшәвегезне дә белми калдык. Хезмәттәше үзенең күп итеп мал-туар асрап яшәве турында сөйләгән, миңа шулары гына билгеле.

    Редакция хезмәткәрләре! Зинһар үтенечемне кире какмагыз, хатымны бастырып, миңа шул егетләрне табуда ярдәм итсәгез мин мең рәхмәтле булыр идем. телефоным 89503182284.

     Алдан ук рәхмәт әйтеп:

    Хәлимә ФӘТХУЛЛИНА.

     Яшел Үзән районы,

    Акъегет авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: