Театраль Сабантуйлар тарихы
Исегезгә төшерәбез, 18 июньдә, 11:00 сәгатьтә, Минзәлә шәһәрендә Татарстан театрларының XIV Сабантуе уздырыла.
Татарстанда Театраль Сабантуй 2005 елдан үткәрелә башлый. Бәйрәмне Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов җитәкчелегендәге К.Тинчурин театры инициативасы белән оештыралар. Беренче Сабантуй Биектау районы Әлдермеш авылында уза. Артистлар Сабантуенда ел саен өч меңнән артык мәдәният һәм сәнгать коллективлары вәкилләре катнаша. Чараның төп максаты – татар халкының милли мәдәниятен саклау һәм театр сәнгатен үстерү, халык арасында җәелдерү.
К.Тинчурин театры матбугат үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев