Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Теннис осталары

"Олимп" теннис үзәгендә шәһәр һәм район оешма, предприятия һәм учрежденияләр арасында үткәрелгән Спартакиданың 2нче туры узды.

Өстәл теннисында 19 кеше катнашты. Кызганычка каршы, бу ярышларда катнашучыларның күпчелеген нигездә бюджет тармагында хезмәт куючылар гына тәшкил итә. Зур коллективлы оешма-предприятиеләр арасында Спартакиада кысаларында уздырылучы бәйгеләрдә чыгыш ясаучыларны бармак белән генә санарлык. Спорт залына җыелганнар арасында бары тик җиде оешма-предприятияләр командалары гына бар иде. Бәйгеләр нәтиҗәләренә килгәндә, район суды һәм тикшерү изоляторының җыелма командасы үзләренең киңкырлы спортчылар икәнлеген исбатладылар. Өстәл теннисында оешма-предприятиләр арасында аларга тиңнәр юк иде. Хакимият командасы белән район мәгариф бүлеге икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X