Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Тирә-ягыбыз тәртиптәме

Киләсе атнада, 4 декабрь көнне, административ комиссия шәһәрне төзекләндерү буенча рейд үткәрә. Рейд вакытында предприятие, учреждение, сәүдә нокталары янәшәсендәге территорияләрнең торышы тикшерелә.

Исегезгә төшерәбез, шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләре буенча территория янәшәсен җыештыру - теге яки бу объектка җаваплы затның, сәүдә объектлары территориясен (базар, сәүдә павильоннары, сәүдә комплекслары, палаткалар, киосклар һ.б.лар)15 метр аралыкта җыештырып тору сәүдәгәрлек белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрнең бурычы. Территорияләрне кеше тормышы өчен куркынычсыз халәттә тотуны тәэмин итүгә (бу очракта бозгалакка каршы ком сибүгә) аеруча зур игътибар бирелә.

Шушы кагыйдәләрне сакламаучыларга карата административ протоколлар да төзелчәк. Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен урындагы затларга 15 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 50 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X