Минзәлә
  • Рус Тат
  • Транспорт чараларының мобилизацион әзерлеге

    Минзәлә автотранспорт территориясендәге техник төзеклекләрен тикшерүгә барысы 28 берәмлек транспорт куелды. Бу юлы балаларны йөртүче автобуслар, бюджет оешмалары җитәкчеләрен йөртүче һәм башка автомобильләр тикшерелде.

    Әлеге техник тикшерүдә район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев рәислек итте. Ул комиссия әгъзалары белән берлектә һәр автотранспорт чарасын энә күзеннән үткәрде. Техник тикшерүдә Лилия Исрафилова, Марк Токарев, Дмитрий Чухланцев, Роберт Шакиров, Надежда Ботова, Наил Габдуллин һәм башкалар катнашты.

    Техник күзәтүгә йомгак ясап автотранспорт чараларының канәгатьләнерлек дәрәҗәдә булуын билгеләп үтелде. Кайсыбер  шоферлар техник күзәтүгә машиналарының двигательләрендә юмаган, техник күзәтүгә бәйрәмгә барган сыман әзерләнергә кирәк ләбаса. Кайсыбер автомобильләрнең инвентарь номеры, технологик картасы да юк.  Киләчәктә мондый техник тикшерүләр өч ай саен үткәреләчәк. 
    Безнең өстәмә
    Техник күзәтү узганда машина йөртү  таныклыгы, “Глонасс” системасы, техниканың төзеклеге, тышкы ягы, двигательнең торышы, салонның һәм багажникның чисталыгы, тәгәрмәчләрдәге резина, руль, тормоз механизмнары, ут  бирүче җиһазлар, медицина аптечкасы, ут сүндергеч, сигналлар,  махсус приборлар барлыгы, күпме юл үткәнлеге тикшерелде. Автотранспорт чараларыннан файдаланганда иминлек таләпләре үтәлешенә дә аерым игътибар бирелде.   
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: