Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Тупач авылында Корбан ашы бәйрәме

Тупач авылының мәчетендә Корбан ашы узды. Корбан чалу ул -Аллаһы Раббыбыз биргән сансыз нигъмәтләр өчен рәхмәтебезне белдереп, буйсынуыбызны күрсәтү.

Биредә Корбан гаете бәйрәме уңаеннан Фәнил Газизов һәм Зөһрә Гатиатуллина берәр сарык чалдылар.     Шул чалынган Корбан итеннән авыл хатын-кызлары белән берлектә  авылдашлары өчен Корбан ашы әзерләнде. Минзәлә район мәчете мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков үтемле вәгазь сөйләде һәм Коръән сүрәләре укыды. Ул корбан чалу хәлле кешеләргә тәкәбберлеген җиңәргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә,  этәрә торган күркәм гамәл булуын билгеләп үтте.  

Корбан ашына район башлыгы Айдар Салахов, “Благодарение” фонды җитәкчесе Фәрит Салихов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хабибуллин, район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев, Татарстанның атказанган артисты, атаклы көрәшче  Вил Усманов та килгән иде.   Тупач авылындагы Корбан ашыннан 60 тан артык кеше авыз итте. Мәҗлес тәмамланганнан соң бәйрәмгә килә алмаган авылдашларына, авылның мохтаҗларына, гарипләргә, урын өстендә ятканнарга күчтәнәчләрне, корбан ашын, пешкән итне   өләшеп чыктылар.  Мондый зур күләмдәге Корбан мәҗлесе Тупач  авылында дүртенче тапкыр уздырылды. Бу чараны үткәрү тәкъдимен авыл имамы Фәнил Газизов күтәреп чыккан һәм аңа авылдашлары да дәррәү кушылган.  Тупач авылы имамы Фәнил хәзрәт Корбан ашына килгән шәхесләргә һәм авылдашларына рәхмәтен җиткерде. Төрле сәбәпләр аркасында Корбан ашында катнаша алмаганнарга киләчәктә дә бергә һәм бердәм булып яшәргә һәм эшләргә насыйп булсын дигән теләкләрен җиткерде. Авылдагы Корбан ашын уздырырга авылыбызның бөтен кешесе ярдәм күрсәтергә тырышты,  ди мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Мәүлидә Билалова.

Акцент. Корбан ашына күчтәнәчләр, азык-төлекләр, җиләк-җимешләр алу өчен Тупач авылындагы мәчеткә бирелгән фитр сәдәкалары тотылган. Сәдәкаларның бер өлеше урын өстендә ятучыларның һәрберсенә 1 мең сум күләмендә өләшенгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X