Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

“Умырзая” ансамбле үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп узды

Үзенең кабатланмас чыгышлары белән чирек гасыр дәвамында тамашачыны сокландырган, ярты Европада сәхнә тоткан "Умырзая" хореография ансамбле юбилей кичәсе уздырды.Бу уңайдан ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе Роза Биктаһирова күпъеллык хезмәттәшлек өчен иң беренче чиратта Минзәлә муниципаль район башлыгы Рәсим Садыковка, мәгариф бүлеге җитәкчесе Наил Габдуллинга, "Минзәлә АТП" ҖЧҖ генераль директоры Рамил Кәримовка, Егор...

Үзенең кабатланмас чыгышлары белән чирек гасыр дәвамында тамашачыны сокландырган, ярты Европада сәхнә тоткан "Умырзая" хореография ансамбле юбилей кичәсе уздырды.Бу уңайдан ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе Роза Биктаһирова күпъеллык хезмәттәшлек өчен иң беренче чиратта Минзәлә муниципаль район башлыгы Рәсим Садыковка, мәгариф бүлеге җитәкчесе Наил Габдуллинга, "Минзәлә АТП" ҖЧҖ генераль директоры Рамил Кәримовка, Егор Юдинга, ПМК "Мелиорация" ҖЧҖ начальнигы Олег Ильинга, "Юность" боз сарае директоры Хәмзә Гыйләҗетдиновка, "Минзәлә" МРҮ директоры Илдус Шаһиевка, 3 нче урта мәктәп директоры Тәлгать Әхмәтшинга зур рәхмәтләрен белдерә.Шулай ук мәдәният бүлеге начальнигы Данир Фәхретдиновка, район Мәдәният сарае директоры Ринат Бәдретдиновка, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймардановка һәм аның коллективына да чиксез рәхмәт әйтә. Рухландырып торучы, оештыручылардан башка бу иҗат бәйрәме мондый югарылыкта узмас иде. Концерт программасын төзүдә ярдәм иткән Екатерина Голяковага, Ләйсән Александровага, Гүзәл һәм Рафаэль Нуриевларга, ансамбльнең чыгарылыш укучыларына рәхмәт әйтеп, аларга зур уңышлар тели юбиляр ансамбль җитәкчесе. Һәр башлангычны хуплап, ярдәм итеп торган ата-аналарга аеруча рәхмәтле Роза Александровна. Үзегезгә дә алдагы иҗат юлыгызда яңа үрләр яулавыгызны телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев