Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Уртак көч белән

Иске Мәлкән авылы кешеләре зират янын төзекләндерү буенча үтенечләрен Яңа Мәлкән авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдиновка җиткергәннәр иде. Авыл җирлеге башлыгы әлеге мәсьәләне хәл итү буенча аларның тәкъдимнәрен, фикер-ләрен тыңлады. Үзара аңлашу булгач, авыл кешеләренең үтенече канәгатьләндерелде: шушы көннәрдә Иске Мәлкән авылы зиратында өмә оештырылды. Анда шушы авылның олысы-кечесе катнашты,...

Иске Мәлкән авылы кешеләре зират янын төзекләндерү буенча үтенечләрен Яңа Мәлкән авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдиновка җиткергәннәр иде.
Авыл җирлеге башлыгы әлеге мәсьәләне хәл итү буенча аларның тәкъдимнәрен, фикер-ләрен тыңлады. Үзара аңлашу булгач, авыл кешеләренең үтенече канәгатьләндерелде: шушы көннәрдә Иске Мәлкән авылы зиратында өмә оештырылды. Анда шушы авылның олысы-кечесе катнашты, өмәгә авылдан читтә яшәүчеләр дә кайткан иде. Зират янындагы чокырны күмү өчен аңа туфрак ташырга автомашина мәсьәләсе дә уңай хәл ителде: "Вамин Минзәлә" агрофирмасының "Мәл-кән" бүлекчәсе җитәкчесе Илфар Халиков КамАЗ машинасы белән ярдәм итте. Уртак көч белән зират янында хасил булган чокыр күмдерелде, ә яңгыр, кар сулары агар өчен махсус канау ясап куелды, дип хәбәр итә Борис Христофоров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев