Минзәлә
  • Рус Тат
  • Ветераннарга балалар бәйләгән бүләкләрне өләштеләр

    Җиңү бәйрәме көннәрендә гимназия коллективы үзләренең ветераннары өчен тирән эчтәлекле концерт һәм театральләштерелгән "Тылда" дип аталган постановка күрсәттеләр. Театрыбызның халык артисткасы Рәзилә Муллина ярдәме белән әзерләнгән әлеге сәхнә әсәрен ветераннар елый-елый карадылар. Еламаслыкмени, әнә ич, сәхнәдә бер бала, хатыннар җыелышып посылка җыйганда, "әни, мине дә салыгыз әле, әти янына барасым...

    Җиңү бәйрәме көннәрендә гимназия коллективы үзләренең ветераннары өчен тирән эчтәлекле концерт һәм театральләштерелгән "Тылда" дип аталган постановка күрсәттеләр. Театрыбызның халык артисткасы Рәзилә Муллина ярдәме белән әзерләнгән әлеге сәхнә әсәрен ветераннар елый-елый карадылар.

    Еламаслыкмени, әнә ич, сәхнәдә бер бала, хатыннар җыелышып посылка җыйганда, "әни, мине дә салыгыз әле, әти янына барасым килә" - дип посылкага башын тыга... Бер хатын Ленинградтан эвакуацияләнгән инде, сугыш вакытында алар безнең белән булдылар бит, үзенең бик затлы шарфын посылкага салды, сугышчыларга булсын дип һәр хатын-кыз бияләй, оекбашлар бәйләп алып килгән, берсе хәтта җыеп киптергән мәтрүшкә бәйләмен дә посылкага салып куйды...

    Әлеге бәйрәм чаралары ветераннарның күңелен йомшартып, хатирәләрне яңартып җибәрсә, укучыларга да тирән йогынты ясады, илне дошманнардан яклаучыларга чын хөрмәт хисләре тәрбияләүнең ачык мисалы булды ул. Менә шулай, бердәмлек, дуслык, туганлык хисләре көчле булуы, һәр кайгыны бөтенебез бергә күтәрә белү, ярдәмчеллек, сабырлык, тырышлык безгә авырлыкларны җиңәргә көч биргән дә инде. Дөньялар имин булсын, без күргәнне балалар күрмәсен, әмма хәтерендә тотсын, без, өлкәннәргә, хөрмәтләре кимемәсен.

    Мәктәп балаларының үзләре бәйләп бүләкләр әзерләве дә хәтер яңартырга ярдәм итә. "Гимназия ветераннарына бүләк итәрсез" - дип Балалар иҗат йорты бүләкләр җибәргән, шуларны өләшеп чыктылар. Балаларның чын күңелдән, үзләре эшләгән бүләкләрен алу бик тә күңелле булды. Яхшылык барыбер яхшылыкка илтә ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: