Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Янгынга каршы махсус режим

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә 6 июньнән башлап, аерым күрсәтмә биргәнчегә кадәр, республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Татарстан Республикасы территориясендә мондый режим аномаль эссе һава һәм 5 нче класслы янгын куркынычы урнашу сәбәпле, гражданнар тормышына һәм сәламәтлегенә зыян куркынычын, әйләнә-тирә мохиткә зур матди югалтулар килүен булдырмый калу...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә 6 июньнән башлап, аерым күрсәтмә биргәнчегә кадәр, республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.

Татарстан Республикасы территориясендә мондый режим аномаль эссе һава һәм 5 нче класслы янгын куркынычы урнашу сәбәпле, гражданнар тормышына һәм сәламәтлегенә зыян куркынычын, әйләнә-тирә мохиткә зур матди югалтулар килүен булдырмый калу максатыннан кертелә. Моннан тыш янгынга каршы махсус режим куркыныч табигый күренеш - корылык нәтиҗәсендә азык-төлеккә янаучы куркынычны туктату максаты белән дә кертелә.

ТР Президенты карары беренче чиратта ТР да гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү идарәсе органнары һәм территориаль өстәмә системасы көчләре өчен билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X