Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

“Җырлыйк әле” тапшыруында – минзәләлеләр!

Район мәдәният бүлеге начальнигы Данир Фәхретдинов, Лениза Якиева, Нәргизә Гыйльфанова, Тәскирә Гыйләҗева, Шамил Вәлиев, бертуган Илдус һәм Илшат Габдуллиннар, Рәсүл Авзалов, Феликс Афанасьев, Сөмбел Низамова, Лилия Латыйпова, Регина Салахова, Рөстәм Әхмәтханов, Айзирә Әхмәтханова, Зөләйха Гыйләҗевалар "Җырлыйк әле" тапшыруында Минзәлә районы данын якладылар. Катнашучылар өч төркемгә бүленгән. Беренчесе - яшүсмерләр, икенчесе...

Район мәдәният бүлеге начальнигы Данир Фәхретдинов, Лениза Якиева, Нәргизә Гыйльфанова, Тәскирә Гыйләҗева, Шамил Вәлиев, бертуган Илдус һәм Илшат Габдуллиннар, Рәсүл Авзалов, Феликс Афанасьев, Сөмбел Низамова, Лилия Латыйпова, Регина Салахова, Рөстәм Әхмәтханов, Айзирә Әхмәтханова, Зөләйха Гыйләҗевалар "Җырлыйк әле" тапшыруында Минзәлә районы данын якладылар. Катнашучылар өч төркемгә бүленгән.

Беренчесе - яшүсмерләр, икенчесе - урта яшьтәгеләр (30-50 яшьлекләр), өченче төркемгә 50 яшьтән өлкәннәр кергән. Һәр төркемдә өчәр башкаручы чыгыш ясаган. Район Мәдәният сарае каршында эшләп килүче халык уен кораллары ансамбле чыгышларның күрке булып торган. Февраль урталарында (шимбә көнне) әлеге тапшыруны "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе" каналы аша карый аласыз. Төгәл датасын хәбәр итәргә тырышырбыз. Әйтергә кирәк, шушы көнне күршеләребез Мөслим районы үзешчәннәре дә тапшыруга язылган. Соңрак ике район үзешчәннәре катнашында берләштергән тапшыру күрсәтеләчәк. Ә анда интерактив тавыш бирү каралган. Ә сез райондашларыбыз өчен үз тавышларыгызны бирергә әзерме? ("Җырлыйк әле" - "Споемте, друзья!" тапшыруы 12 ел эчендә үзешчән сәнгать артистлары катнашында 500 дән артык тапшыру әзерләгән. Аның бүгенге алып баручысы - җырчы Равил Галиев).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев