Минзәлә
  • Рус Тат
  • Үзебезнең шәһәребездә матурлык тудыру – изге бурычыбыз

    Үзләренең предприятиеләре янын һәм территориясен һәрвакыт карап, чисталыкта тоткан Минзәлә АТПсы (җитәкчесе Рамил Кәримов) башкаларга үрнәк итеп куелды. Чәчәкләр утырту, чәчәклекләр булдыру һәм аларны карап тоту мәсьәләләре дә читтә калырга тиеш түгел, диелде киңәшмәдә. Моның өчен шәһәргә 180 мең чәчәк үсентесе таләп ителүе искәртелде.

    Шәһәрдәге оешма-предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре катнашында үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева якынлашып килүче бәйрәмнәргә әзерлек уңаеннан шәһәрне чисталыкта тоту һәм төзекләндерү мәсьәләләре хакында чыгыш ясады.

    Киңәшмәдә шулай ук оешма-учреждениеләр, предприятиеләрнең алтакталарын, урам исемнәрен ике дәүләт телендә язып урнаштыру буенча эшне дәвам итү кирәклеге әйтелде. Районның баш архитекторы Владимир Петровка әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга кушылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: