Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәләлеләрне Севастопольдә дә беләләр

Контракт буенча хезмәт итүче егетләр, туган якларына отпускага кайткач, Минзәлә хәрби комиссариатына керми калмыйлар. Чәй өстәле артында хезмәтләре турында сөйләп, уй кичерешләре белән уртаклашалар. Бүгенге кунак - Таһир Хәбибуллин. Таһир - Минзәлә егете. 12 яшькә кадәр игезәк бертуганы Зөһрә белән 3 нче мәктәптә белем алалар. Соңыннан укуларын Казан шәһәрендәге татар-төрек...

Контракт буенча хезмәт итүче егетләр, туган якларына отпускага кайткач, Минзәлә хәрби комиссариатына керми калмыйлар. Чәй өстәле артында хезмәтләре турында сөйләп, уй кичерешләре белән уртаклашалар. Бүгенге кунак - Таһир Хәбибуллин.

Таһир - Минзәлә егете. 12 яшькә кадәр игезәк бертуганы Зөһрә белән 3 нче мәктәптә белем алалар. Соңыннан укуларын Казан шәһәрендәге татар-төрек лицеенда дәвам итәләр. Лицейны уңышлы гына тәмамлаганнан соң Таһир МВД РФның Казан юридик институтына укырга керә. 2013 елда кулына диплом алгач, Ватан алдындагы изге бурычын үтәү максатыннан армиягә китә.
-Мин Севастопольгә эләктем. Минзәләдән килгән егетләр Кара диңгез флотының РКВП "Бора" кораблендә хезмәт итәләр. Әлеге корабльдә ярты еллап хезмәт иткәч, командир миңа котракт буенча хезмәт итәргә калырга тәкъдим ясады. Бу турыда әти-әнием, туганнарым-дусларым белән киңәшләштем һәм 2014 елның май аенда контракт буенча хезмәт итәргә 3 елга килешү төзедем. Монда калганыма бер дә үкенмим, хәрби хезмәт миңа ошый. Хәзер инде МРК "Штиль", "Мираж" корабльләрендә хезмәт итәм. Командирлар белән яхшы мөгамәләдә торам. Дисциплина, ашау-эчү яхшы, хезмәт хакыннан да канәгать. Җәй айларында Кырымда барган вакыйгаларда катнаштык, "Кырымны кайтарган өчен" медале белән бүләкләндем. Декабрь аенда отпуск бирделәр. Туган ягымда - туганнарым янәшәсендә ял иттем, Яңа елны каршыладым, - ди Таһир Хәбибуллин.
Берничә тел белгән, югары юридик белемле егет гражданкада да лаеклы урынын табар иде, әлбәттә. Ләкин Россия Армиясенә дә мондый егетләр бик кирәк.
-Армия хезмәтен үтәгән вакытта ук командирлар шалтыратып, улыбыз хакында яхшы сүзләр генә җиткерәләр иде. Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Присяга кабул иткәндә Севастопольгә бардык, хезмәт иткән җирен күрдек, командирлар белән сөйләштек. Командирлар: "Сезнең улыгыз башкалардан мөстәкыйльлеге, тиз һәм тирән фикер йөртә алуы белән аерылып тора. Аңа теләсә-нинди эшне ышанып тапшырырга була. Ул корабльдәге иң яхшы моряк. Кешеләр хакында да кайгырта, мондый холкы белән бик яхшы командир да чыгарга мөмкин улыгыздан" диделәр. Чит җирдә, чит кешеләрдән - җитәкчеләреннән улыбыз турында шундый сүзләр ишетү әти-әни өчен әйтеп бетергесез сөенеч һәм горурлык. Шуңа күрә контракт буенча хезмәт итәргә калам дигәч, каршы килмәдек, - ди улы хакында әнисе Илсөя Хәбибуллина.
Тынгысыз заманда үзләренең тормышларын хәрби хезмәт белән бәйләгән егетләргә сокланмыйча мөмкин түгел. Корабльләренең ватылмыйча, һәрвакыт сафта булып, каты штормнарны урап узып һәм хәрби заданиеләрне төгәл үтәп, тыныч илебездә генә хезмәт итәргә язсын аларга.

САН
2014 елда контракт буенча хезмәт итәргә Минзәлә районыннан 20 егет киткән. Агымдагы елда шундый ук хезмәткә китәргә 10 кеше теләк белдергән инде.

Таһир Хәбибуллин һәм әнисе Илсөя Илдусовна белән булган тулы әңгәмәне "Минзәлә дулкыннары" радиосында тыңлый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X