$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Подписка на новости

Слушать радио

radio online
Татмедиа
События
ИА Татар-информ
История: газете “Минзәлә”-“Мензеля” – 100 лет

История: газете “Минзәлә”-“Мензеля” – 100 лет (163)


Минзәлә театрында гына түгел, республикада зур вакыйга булды Мулланур Мостафинның театрга режиссер булып кайтуы. Зур өметләр, иҗат өчен дәрт өстәде ул коллективка. Сабир Өметбаев үзе Мәскәү тиңелтен Мәскәүгә барып алып кайтсын әле! Бик чибәр, ипле күренә башкаладан кайткан егет. Сабир ага начар кеше алып кайтмас. Шуңа Мулланур Хәмзичнең дәрәҗәсе алдан ук бер башка үсеп китә, коллектив аңа тулаем ышана, таяна, араларына җылы кабул итә. Иҗатын М.Фәйзинең “Галиябану”әсәреннән башлап җибәрүе дә нәтиҗәле булды.1956 ел иде бу.Әнвәр Фәсхетдинов, Нәсимә Җиһаншина, Мөхит Кичубаевларның янып торган, иҗади югарылыкка күтәрелгән чорлары.

1957 елда Мәскәү каласында уздырылган әдәбият һәм сәнгать декадасына яшь режиссер сәхнәләштергән әсәр баруы һәм халык тарафыннан кайнар хисләргә күмелеп каршы алынуы яшь иҗатчыга, сүз дә юк, канатлар куя. Алдагы көннәрдә җиң сызганып эшкә – иҗатка чума Мулланур.

Казан театр училищесын бергә тәмамлаган курсташы Мөслимә Гарифуллина Мулланур Хәмзичның уку елларын аның акчасызлыктан бүрекләр тегеп сатуын, ачлы – туклы яшәп укуын,тырыш, намуслы, ярдәмчел булуын кат – кат искә ала иде.” Мулланур Мәскәүгә А. Луначарский исемендәге ГИТИСның режиссерлык бүлегенә, атаклы Ю.Завадский курсына укырга керүен ишеткәч тә гаҗәпләнмәдек, максатчан икәнен белә идек. 1951 ел ич бу.Мамадыш районының картага да кермәгән кечкенә Көек Ерыкса авылында туып ярлы гаиләдә үскән егет өчен акыл җитмәслек уңыш инде бу. Мәскәүгә бару түгел, ул чорда авылдан район үзәгенә дә барып җитәлмәгән заман бит бу. Ләкин тырыш, чырыш Мулланур барлык авырлыкларны җиңеп, яхшы билгеләренә генә тәмамлый укуын. Ул Мәскәүдән кала кешесе булып кайтты, аның тормышка карашы, фикер киңлекләре безнекеннән күпкә аерыла иде. Гомер буе интеллигент булып калды. Горур, кыю, белемле, алдагы берничә елга планнары әзер иде.” Мөслимә апа дәвам итә:” Әйбәт кенә репетицияләр ясап ятабыз, безгә бурычлар йөкли дә Мулланур юкка чыга. Бер дә андый гадәте юк иде. Ул чорда театр район мәдәният йортында өйдәш булып эшли – үз бинабыз юк. Клубта да эш кайный. Казаннан бию куючылар килгән, ә Мулланур аларның ансамбленә биергә йөри икән. Тирләп – пешеп килеп керер иде безнең янга, кыскасы, барысына да өлгерде ул. Ул куйган әсәрләр сәхнәдә зур уңыш белән уйнала, халык шашып йөри. Артисларга күпме дан –шөһрәт алып килде ул чыгарган спектакльләр. “

Мин дә аны күптән беләм, бик күптән. Мине укыткан режиссер Әгъләмов Гәрәй Галимханович белән бергә укыганнар алар Мәскәүдә.Икесе ике холыклы. Гәрәй абый яшен уты кебек, берәүгә дә тынгы бирми, дөрләп тора иде, иртә янып бетте шуңа да. Ә Мулланур абый...Ипләп кенә, тавыш – тынсыз гына иртүк театрга килә. Аны беркем күрми , ул беркемгә кырынлык китерми. Артистлар составы эшкә җыелганчы бөтен вак – төяк сорауларны, театрның көнлек проблемаларын хәл итеп, иҗатка чумарга әзер булыр иде. Икенче катта урнашкан баш режиссер бүлмәсе яныннан аяк очларына гына басып узабыз. Ул бүлмәгә керү сирәк кешегә тәти.. Өлкән, хөрмәт казанган артистлар да ишек кагып, рөхсәт сорап кына керә бу ишек артына. Бервакыт, без, яшьләрне җыйды Мулланур Хәмзич. Ул бүлмәнең матурлыгы, андагы китап, сувенирлар, стена тулы диплом, грамоталар, артистлар фотолары, стенада укытучысы Ю.Завадскийның портреты. Ә өстәл өстендәге тәртип! Баш режиссер кабинеты менә нинди була икән!

Театр арбасын гомере буе төптән җигелеп тартты, күп эшлим, бүтәннәр дә чиләнсен, димәде. 3- 5 ел саен Казанга отчет гастрольләренә унар спектакль алып барабыз – Казан кырмыска оясына ошап кала. Күч купкандай гөжли. Айларга сузылган гастрольләрне тагын озайталар. Мулланур Хәмзич дан – мактауның  тәхетендә булыр иде.Таҗлы булса да эреләнмәде. Тәнкыйтьчеләр сүзенә бик әһәмият бирмәде бугай ул, үзем дә беләм, дигәндер инде. Ә тәнкыйть каты иде элек. Мәскәү – Ленинградлардан җыелалар, сүтеп җыялар иде әсәрләрне. Артистларны елатканчы тәнкыйтьлиләр. Нинди чаклар булган! Ә Мулланур Хәмзич дуслары белән аралашты, киңәшләште, бөтен режиссерлар белән дус иде ул. Һаман яңа яшь талантлар эзләде, үстерде, үсендерде.

Ачык йөзле, татлы телле, каты куллы иде ул.Кул астындагыларга ихтирам хисе белән, олылап карый белде. Тиз уртак тел тапты.. Ничә карама әле  язучылар, әле композитор, рәссамнар белән очраша. Иҗат учагын дөрләтә белде Хәмзич. Бер карыйсың – базада спектакль куя, икенче карыйсың, республиканың районнарында гастрольдә булган бригада янына килеп җитеп репетицияләр ясап әсәрне үз урынына утыртып китә. Туган телгә хөрмәт тәрбияләү беренче урында торды аның өчен. “Дөрес сөйләшегез. Начар сөйләм белән бөек әсәр, фикерләрне дә бозарга мөмкин, яки гади генә җөмләләрне дә күтәрергә була”,-дия иде. Гадел, тугры карашлы режиссерның театр коллективы иҗатын халкыбызга, читтә яшәгән милләтттәшләргә дә танытасы килде. Үзбәк калалары, Ленинград, Ижау яклары безнең артистларны алкышлады, гастрольләр картасы киңәйде. Ленинград дигәннән, артистлар Эрмитажда йөри икән. Илүсә апа Бәдриевалар залда Әгерҗе районы Көчек авылыннан килгән танышларын очраткан.”Мулланур Хәмзич, карагыз әле, көчекләр, ди икән. Мостафин борылды да”Ошаганнар”,- дип тыныч кына китеп барды, ди. Соңыннан, залдагы кешене түгел, музейны карарга кирәк, кайчан күрәсез әле моны кабат, дип ачуланып ташлады, дип сөйләгән иде Илүсә Әхмәтовна.

Театрны танытуда, дәрәҗәсен үстерүдә Мулланур Хәмзә улының хезмәте, тырышлыгы бәяләп бетергесез. Ул баласы кебек тәрбияләп күпме артист үстерде, мактау – дәрәҗәләргә күмде.Өлкәннәр аеруча яраталар иде аны.Үзе дә тирән хөрмәт күрсәтә, зурлый, аларга исем- отчество белән дәшә яки ханым яисә ага дип мөрәҗәгатъ итә. Берчак репетиция бара. Оркестр белән кемнедер җирлиләр, театр яныннан узалар, сирәк иде үлем- китем ул чак. Хәдичә ханым Сәлимова репетициядән туктап:”Менә кешене ничек зурлыйлар, безне белүче дә булмас әле”,-ди. Шунда Мулланур Хәмзич артистканы тынычландырып:”Хәдичә ханым, үлегез генә, ефәккә төреп күмәрбез”,- димәсенме! Хәдичә апа бу сүзне үзен зурлау дип түгел, туйдырдымммени дип кабул итеп бик озак үпкәләп йөри.  Мулланур абый гел, сүзегезне чамалап сөйләп, авызыгызны үлчәп ачыгыз, дияргә ярата иде. Ярата иде үзен – үзе жәлләми  эшләгән артистларны. Без яшьләрне аерым алып кала, һәр авазның, иҗекнең яңгырашын аңлата, тыңлата.Сәхнә кануннарына төшендерә, җаеңны таба, тырышлыгыңны күреп алса өстәп – өстәп мисаллар бирә.болар берсе дә эш сәгатендә эшләнми. Иртә я кич. Чөнки репетиция ноктасына кагылырга ярамый иде. Тыйнак, сабыр бу кеше репетициядә синең эленке – салынкы йөргәнеңне сизсә елатыр дәрәҗәгә җиткерерлек каты бәгырьлегә әверелә, сәхнәдән куып чыгарырга мөмкин, туздырып кабат чакырып кертә.Елап торасыңмы, синең эшең режиссер куйган бурычны үтәргә, сәхнәдә бер секунд та буш тормаска тиешлегеңне кат – кат аңлата.Салкын борын белән сәхнәгә кермәгез, ул изге җир, әзерлек сорый артисттан. Иренсәгез, әнә, башка профессия сайлагыз, көне –төне үз өстегездә эшләсәгез генә артист була алырсыз, онытмагыз, дия иде. Тыңлата белде, көчле иде. Республикада да аны көчле режиссер буларак таныдылар, хөрмәт иттеләр. Академия театры репертуарындагы К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, Х.Вахитның “Соңгы хат”, “Ике килен – килендәш” спектакльләрен Минзәлә театры да сәхнәләштерә һәм алар гөрләп бара. Һәр көчле театр белән терәшерлек мөмкинлеге бар иде коллективның. Бу да Мулланур Мостафин тырышлыгы.Пөхтәләп артка тарап куелган озын, кара күпереп торган чәчләреннән,  берсеннән – берсе яхшы костюмнарыннан, үзен – үзе тотыш – кыяфәтеннән затлылык бөркелеп торыр иде. Мулланур Мостафин Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнгән. 1956 елдан 1967 елга кадәр режиссер, 1967 елдан 1982 елга кадәр театрның баш режиссеры, 1960- 1967 елларда театр директоры вазифаларын үтәгән шәхес.

М.Х.Мостафин ил башлыгы М.Ш.Шәймиев белән яхшы таныш. Минзәләгә килгән саен М.Ш.Шәймиев М.Мостафиннан аның сәламәтлеге, яшәү рәвеше белән кызыксына.Ә Мулланур абый тыйнак кына, бар да яхшы дип елмаеп тора. Аянычлы булды шул картлыгы. Ялгыз гомер кичерде. Зур дәрәҗәләр алган режиссерыбызның мескен карт көненә калуы кызганыч иде. Шулай инде, картлык барыбызга да килә, хәере белән килсен. Театр директоры Роберт Шәйхильевич Шәймәрданов кулыннан килгәнчә ярдәмнәр оештырды. Сезонлап өстен – башын карады, пөхтә итеп киендерер иде, йортын ремонтлап бирде театр Әледән – әле яшьләрне җыйнап өен җыештырып, бакча – ишек алларын тәртипкә салып кайталар идею Бичара, сукырайды шул хөрмәтле Мулланур Хәмзич. Картлар йортына урнаштыргач та үзенең олпатлыгын югалтмады. Янына йорт ризыклары пешереп баргаладык, еш булмаса да, күрмәсә дә тавыштан таный. Монда тамак тук, берни кирәкми, авырыксынмасагыз сөйләшеп утырырга килегез, дия иде. Соңгы тапкыр май аенда булдым янында. Җитәкләп картлар йортының бакчасына алып чыктым. Түбәтәен кигән,  костюмнан булды гел. Түшендә Фазыл абый (ул театрда электрик иде, мәрхүм инде) ясап биргән маска- значок. Шау чәчәктә күмелеп утырган алмагачы астында артлы эскәмиягә сөялеп утырды. Улы Газинурны, оныкларын искә алды. Театр турында сорашты. Ничә килсәң дә артистларны берәм – берәм сорап кызыксынды. Робертка рәхмәт әйтте. Саклагыз ул егетне, бик теләп, тырышып эшли, ярдәм итегез, диде. Дөнья  мәшәкатьләре бит, бераз утыргач кайтырга кузгалдым. Әйдә озатып куям бүлмәңә, дим. Һава сулыйм әле, дип, утырып калды. Саубуллашып бераз киткәч борылып карадым. Ап – ак алма чәчәкләре арасында ап – ак чәчле бөрешеп утырган режиссерыбыз бик кызганыч иде. Елый – елый кайтып киттем.Бүтән бара алмадым. Бәлки ул миннән яклау көткәндер. Үзем өлкән яшькә җиткәч кенә уйланам ул хакта. Сабир Өметбаевның дәвамчысы буларак хезмәте таркалмады, ул куйган бурычлар бүген дә үтәлеп бара. Гомерләр кыска шул. Кеше үз кадерен үзе белергә тиеш. Арадан киткәч аларны яхшы сүз белән искә алу кирәк.

На этой фотографии 1975 года запечатлена первая танцевальная группа при районном Дворце культуры.

Руководитель группы – Волощенко Надежда Константиновна. Хотелось бы узнать имена участниц танцевальной группы, как сложилась их дальнейшая жизнь. Если вы узнали кого-то, обладаете какой-либо информацией, напишите в комментариях.

На этом фото запечатлены коллективы редакции Мензелинской районной газеты и типографии.

Возможно, вы узнаете кого-то из этих людей, обладаете какой-либо информацией об их судьбах, напишите нам. Мы будем рады любой информации.

На этой фотографии, которую к нам в редакцию принесла Надежда Волощенко, запечатлен хор ветеранов районного Дворца культуры. Узнаете ли вы кого-либо? Напишите в комментариях.

На этой фотографии, которую нам в редакцию принес Фрид Ситдиков, запечатлена сборная Кузембетьевской СОШ по баскетболу – чемпион района среди школьников, декабрь, 1975 год.

Возможно, вы узнаете себя или своих одноклассников, родных, друзей. Оставьте свои комментарии.

Здание типографии (редакции) относится к числу памятников истории Татарстана. Оно построено до 1917 года (точной даты постройки не удалось узнать).

По данным, полученным из БТИ Мензелинского района, первый технический паспорт типографии был создан 8 июля 1935 года. Нынешняя улица Тукая тогда называлась Телеграфной, так как здание было угловое, номер на нем был 19/68. По наружному обмеру площадь составляла 1247,57 кв. м, к нему была пристройка небольшая площадью 24,54 кв.м. Площадь подвала составлял 453,4 кв. м. На 1935 год физический износ составлял 27%.

Там же хранится распоряжение “О присоединении Мензелинской типографии к редакции районной газеты “Минзәлә” – “Мензеля” общей площадью 425 кв.м. Здесь же указано, что «задолженность Мензелинской типографии за аренду помещений за 1996-97 годы в сумме 78789600 рублей разрешить использовать на финансирование капитального ремонта».

Приводим акт от 21 апреля 2006 года: «При обследовании основного строения выявлено, что пристроен теплый пристрой, сделаны изменения в комнатах, заделано 4 проема и пробито 3 проема. Остальные без изменения».

Технические паспорта были обновлены в 1959-м, 1964-м, 1970, 1987, 1991, 1998, 2006, 2016 годах.

Уважаемые мензелинцы! Может у кого-то из вас сохранились исторические документы, относящиеся к истории этого здания? Просим оказать содействие.

На этом фото 1986, которое предоставил нам Фрид Ситдиков, запечатлена сборная района по волейболу.

Возможно, вы узнаете кого-то из спортсменов. Ждем от вас комментарии.

На этой фотографии 1960-х годов запечатлена делегация колхозников из деревни Верхний Такермен Мензелинского района.

Возможно, кто-то узнает себя, своих родителей, родных или односельчан. Напишите об этом в своих комментариях.

Республикабызның беренче президенты Минтимер Шәймиевның туган көне уңаеннан "Минзәлә" "Мензеля" район газетасы язмалар циклы әзерли. Минзәләдә аның белән бергә эшләгән хезмәткәрләр истәлекләре газетабызның 13 нче гыйнвар санында дөнья күрде инде. Киләсе җомга санына да бу хакта материал әзерләнә. Минтимер Шәриповичны минзәләлеләр бүген дә хәтерли. Бикбаулылыр күңелендә дә ул билгеле бер эз калдырган шәхес. Минтимер Шәрипович катнашкан комсомол туе хакында без 2015 елның декабрь аенда "Ул туйда Шәймиев та булган" дип исемләнгән язма бастырган идек. 1965 елның декабрь аенда узган әлеге комсомол туенда "Сельхозтехника" берләшмәсе управляющие Минтимер Шәймиев та катнаша. Парларга матур теләкләр тели: "Машиналарыгыз шушы сәгатьләр кебек төгәл эшләсен" дип, ул кияүләргә өстәл сәгатьләре бүләк итә. Бу көнне Кәнҗимә һәм Зөфәр Нуриевлар, Гөлнәзирә һәм Мирхәт Бәхтиевлар, Мөнҗия һәм Фәүзи Нуриевлар, Нәһерлехәят һәм Касыйм Басыйровлар өйләнешә. Кияүләрнең дүртесе дә механизатор, киленнәр – артельнең иң уңган кызлары: өчесе – игенче, берсе – савымчы була.

Шушы көннәрдә "Шәһри Казан" газетасы журналистлары Минзәлә районы Бикбау авылында булып, комсомол туенда катнашкан парлар белән күрешеп сөйләште, Минтимер Шәймиев хакында мәгълүмат туплады.

Читайте также:

Что делал 50 лет назад Минтимер Шаймиев в Бикбулове?

В каком году, где сделано фото? Возможно, вы узнаете людей, запечатленных на этом фото, какие-то истории.
Ждем ваших комментариев.

<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 17

Сегодня 27.03.17

«История: газете “Минзәлә”-⁠“Мензеля” – 100 лет»

 

 

Опрос

Какую службу такси Вы предпочитаете?

 

Арифметика террора 16+

Самое интересное на YouTube

© 2011 - 2017. Мензеля . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ. 

Наименование СМИ: Минзэлэ (Мензеля)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47617 от 06.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Шагиев Ильдус Ильясович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»