3 октябрь 2019 яңалыклары
-
Аю авылында өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Бүген, 3 октябрь көнне, Аю авыл җирлегендә өлкәннәр декадасы уңаеннан "Сез булганга көзләр ямьле" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды. Һәр елдагыча авылыбыз өлкәннәре мәктәп бинасына, бәйрәм табынына җыелды
-
Өлкәннәргә
Өлкәннәр көне белән хөрмәтле дуслар! Өлкәннәрне хөрмәтләү традициягә әйләнүе яхшы күренеш. Безгә күп кирәкми, кем әйтмешли, якты йөз, тәмле сүз булса... Бу ункөнлектә барлык өлкән кешеләр күңелләренә хуш килердәй тәбрикләү сүзләре ишетсеннәр, беркем дә читтә калмасын иде. Гомерләр үтә бит...
-
Әлфия Когогина 3нче урта мәктәптә Парламент дәресе үткәрде
3нче мәктәптә тугызынчы сыйныф укучыларының өченче дәресе бүген математика, хәтта рус теле дә түгел иде. Сәгать 10да парламент дәресе башланды. Аны VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина үткәрде.
-
Цифрлы телевидениегә күчү һәм яраткан телеканалларны югалтмый калу катлаулы түгел
Моның өчен иң мөһиме –сигнал кабул итү тибын ачыкларга кирәк. Сез аналог тапшырулары карыйсызмы, спутник, кабельлеме, әллә цифрлымы? Шул чагында гына борчылыр урын бар, әгәр сез аналоглы тапшырулар карасагыз. Әгәр телевизор экраннарында Беренче, Россия1, НТВ, 5нче канал кебек каналларның логотиплары янында “А” хәрефен күрәсез икән, сез аналог тапшырулары карыйсыз дигән сүз.