Гөлназ ТАЛИПОВА - Әллә ни булды улыма
Әллә ни булды улыма,
көйсезләнә, уйнамый.
Әтисе уенчык ташый -
ә ул никтер юанмый.
Инде идәндә аяк та
басар урын калмагач,
Улым уенчыкларына
һич күңелен салмагач,
Ирем белән сөйләштек тә,
( киңәшләшмичә түгел),
улымның туган көненә
алып кайттык бер сеңел.
И шатланды улым шундый:
сеңленнән күз алмады,
апаена күрсәтмәгән
бер...