12 март 2013 яңалыклары
-
Чупай авылы янында бер автомобильчегә һөҗүм иткәннәр
Чупай авылыннан ерак түгел бер яшь ир-егет, пневматик пистолет белән куркытып, берәүнең автомобилен алмакчы була, аның 16 мең сум күләмендә акчасын урлый.
-
Янгында гомере өзелә язган
Минзәлә шәһәренең Тукай урамындагы 61 нче йортның 2 нче фатирында яшәүченең тәмәке тарткандагы саксызлыгы аркасында килеп чыккан янгында чактан гына гомере өзелмәгән.
-
Рәхәтен күрсеннәр
Ык елгасы ярында урнашкан Яңа Мәлкән авылының йөзен соңгы елларда Әлмәт яклары нефтьчеләре салган купшы йортлар үзгәртеп җибәрде. Авыл хуҗалыгында эшләп яңа йорт салу бик җиңел түгел шул.