12 май 2014 яңалыклары
-
Ветераннарга балалар бәйләгән бүләкләрне өләштеләр
Җиңү бәйрәме көннәрендә гимназия коллективы үзләренең ветераннары өчен тирән эчтәлекле концерт һәм театральләштерелгән "Тылда" дип аталган постановка күрсәттеләр. Театрыбызның халык артисткасы Рәзилә Муллина ярдәме белән әзерләнгән әлеге сәхнә әсәрен ветераннар елый-елый карадылар. Еламаслыкмени, әнә ич, сәхнәдә бер бала, хатыннар җыелышып посылка җыйганда, "әни, мине дә салыгыз әле, әти янына барасым...
-
Минзәләнең баш табибы Илдар Мансуров Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәгенә эшлекле очрашуга барды
Халыкка педиатр һәм акушер-гинеколог ярдәме күрсәтүне оештыру максатында район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илдар Мансуров Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәгенә эшлекле визит оештырды. Очрашуда үзәкнең баш табибы Тимур Мөбәрәкшин, медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Наил Агишев, акушер-гинекология өлеше буенча баш табиб урынбасары Алексей Эстрин катнашты. Визит барышында кунаклар хатын-кызлар...
-
Изгеләрне олылап
Никольский соборына Калуга шәһәреннән, Сергий Радонежский храмыннан, Изге Газапланучы һәм Дәвалаучы Пантелеимонның изге калдыкларының бер өлеше бөтенләйгә кайтарылды. Барлык диндарларны бу изгеләрне олыларга һәм гыйбадәт кылырга чакырабыз, дип хәбәр итә Никольский кафедраль соборы настоятеле иерей Роман Храмутичев.
-
Табигатьне бергәләп саклыйк
Ел саен 12 май көнне Экологик белем көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең максаты - кешелек эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә экологик белемне актуальләштерү. Шушы уңайдан республикабызның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында төрле экологик акцияләр үткәрелә: күргәзмәләр оештырыла, конференцияләр һәм конкурслар шуңа багышлана, елга һәм сулыклар ярларын чистарту, паркларны җыештыру, территорияләрне яшелләндерү буенча чаралар...
-
Буыннардан буыннарга килә ул каһарманнар даны
Бөек Ватан сугышында немец илбасарларын Җиңүнең 69 еллыгы Минзәлә шәһәрендә һәрвакыттагыча гасырларда да шавы югалмас илаһи бер тантана, дулкынландыргыч мизгелләр, кадерле очрашулар белән үрелеп үтте. Һәркемнең игътибары күкрәк тулы орден-медальләрен тагып килгән сугыш ветераннарында иде. Әлбәттә, ветераннарын көткән үзәк паркта иртәдән бирле бәйрәм рухы хакимлек итте. Район хәрби комиссариат янына...