13 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Минзәлә тикшерү изоляторында яңа җитәкче
Яңа ел алдыннан, 2013 елның 26 декабреннан, Минзәлә тикшерү изоляторы начальнигы итеп эчке служба майоры Тимур Ирек улы ЯРУЛЛИН билгеләнде. Тимур Ирек улының званиесе дә үзгәрде: ул хәзер эчке служба подполковнигы исемен йөртә. Тимур Яруллинның хезмәт юлы турында белешмәне "Минзәлә" газетасының чираттагы, 17 гыйнвар санында укырга була.
-
Минзәләнең иң алдынгы савымчысы
Район савымчыларын күп еллардан бирле әйдәп баручы "Мензелинские зори" агрофирмасының Николаевка товарлыклы-сөтчелек фермасы савымчысы Татьяна Красильникова 2013 елны уңышлы тәмамлады: аның группасында еллык тулай савым 2789 центнер тәшкил итә. Башка савымчыларның күрсәткечләре ничегрәк? Сез шушы мәгълүматлар белән "Минзәлә" газетасының 17 нче гыйнвар санында таныша аласыз.
-
Сөт җитештерүне ике атна эчендә 1 литрга арттырырга
"Просто молоко" идарәче компаниесенең АПК идарәсе начальнигы Минсәгыйрь Нуретдинов Минзәлә районына эшлекле визит белән килде. Ул район башлыгы Айдар Салахов катнашында агрофирмаларның директорлары, хуҗалык җитәкчеләре, хисапчылары һәм шул җирлеккә караган авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә дә үткәрде. Минсәгыйрь Нуретдинов җитәкчеләргә хәлне үзгәртергә бер ай вакыт, ә бер атна эчендә учетны...
-
Җир өлешеңә хокукың дәүләт теркәве үткәнме?
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне әлеге йорт төзелгән җиргә булган хокукларын теркәү турындагы мәсьәлә битараф калдыра алмый. Күпкатлы йортлар төзелгән җир участогы, РФ Торак кодексының 36 нчы маддәсе нигезендә, шушы йортта яшәүчеләрнең гомуми милке составына керә. Әлеге хосусый милеккә булган хокукларына дәүләт теркәве үткәреләчәкме-юкмы, теге яки бу күпкатлы йортта яшәүчеләрнең гомуми өлештән...
-
Цветочек РА родилась в Заинске, но нашла себя в Мензелинске
Резеда Аптулева (псевдоним - Цветочек РА) родилась и выросла в Заинске. Окончила Набережночелнинский государственный пединститут по специальности «Социальная педагогика». «Вышла замуж, переехала в замечательный, прекрасный город Мензелинск, который соответствует моему действительному настроению, в котором я могу найти как уединение с природой, с мыслями, так и общение с людьми. В свободное...
-
Мөслимә Гайниеваның чираттагы шигырен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез
Тулбай авылы кызы Мөслимә Гайниева Күзкәй урта мәктәбен, Алабуга культура-агарту училищесының театраль бүлеген, соңыннан читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театраль факультетын тәмамлый. Менә инде 28 ел ул Тауасты Байлар мәдәният йорты мөдире булып эшли. Мөслимә Гайниева озак еллар дәвамында "Минзәлә" район газетасы белән хезмәттәшлек итә. Аның чираттагы...