15 февраль 2013 яңалыклары
-
Мирас өчен дә түләргә
Район башлыгы Рәсим Садыковның авыл җирлекләре җитәкчеләре белән чираттагы очрашуында салым эшчәнлеген тәнкыйтьләве хакында язып чыккан идек. Анда сүз салым түләүчеләр базасының яңартылмавына бәйле рәвештә күңелсезлекләр килеп чыгу хакында иде.
-
Һәр фермадан өч савымчы
Бу көннәрдә фермаларда үткән очрашуларда күрсәткечләре югары булган савымчыларга гыйнвар ае йомгаклары буенча район башлыгы Рәсим Садыковның Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырылды. Ә редакция савымчылар арасындагы ярышны быел да яктыртып барачак. Гыйнвар ае нәтиҗәләре белән "Минзәлә" газетасы битләрендә таныша аласыз.
-
Сыер башын киметмиләр
Хәзер күпчелек авылларда сыерларның баш саны кимү тенденциясе күзәтелә.
-
Сүзендә торды
Коноваловка эшмәкәре Фларис Шакирҗанов авыл җыенында электр энергиясен экономияләү максатында урамдагы электр фонарьларына вакыт релесе кую тәкъдиме белән чыккан иде.
-
Комплекс урынына комплекс
Коноваловкадагы мөгезле эре терлек комплексында маллар беткәч, корпуслар сүтелеп, кирпечләре яңа төрле объект формаларын алды.
-
Музейда – Җәлил көннәре
Бүген, патриот-шагыйрь Муса Җәлил туган көнне, аның педкөллияттә урнашкан музеена минзәләлеләр генә түгел, Чаллыдан, Актаныштан да кунаклар килүе көтелә.
-
Вакцинациядән баш тартмагыз
Авыл җирлекләре башлыклары, учреждение җитәкчеләре катнашында район башлыгы Рәсим Садыков уздырган киңәшмәдә сүз район халкына грипптан прививка, этләргә, песиләргә котыру чиреннән вакцинация ясау зарурлыгы, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, ЛПХ кредиты белән эшләү, балалар бакчаларын, ФАПларны җылыту, ау мәсьәләләре турында барды, бу уңайдан ведомство җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды.
-
23 февраль ялы майга күчә
Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, бәйрәм ялы май аена күчерелә.
-
Кеше хакын хаклап
Садак бистәсендә ветераннар өчен салынган йортларның берсендә гомер кичерүче, тумышы белән Калморза кызы Мәшүдә апа Бадыйкова кунаклар киләсен әзерләнеп, матур күлмәкләр, калфаклар киеп көтеп торган.
-
Квалификациясен күтәрә
Яшьләрнең күпчелеге, туган шәһәрендә үз белгечлеге буенча эш тапмагач, икътисадый кризисның чираттагы дулкынын кичеп, эшкә вахта ысулы белән Яр Чаллыга йөрергә мәҗбүр.
-
Саклаучыбыз да сез, яклаучыбыз да!
Гашыйклар көненнән соң бик тә җитди бәйрәм җитә - Ватанны саклаучылар көне. Ватан ул бик гомумиләштерелгән сүз. Чөнки бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә Ватанны саклаучылар дип ир-егетләргә дәшәбез. Әйе, туган җир генә түгел, тормыштагы иң кадерле ата-ана,...