Минзәләдә Яңа ел ярминкәсе бәяләрен тәгаенләделәр
Алдан хәбәр иткәнебезчә, 23 декабрь көнне Минзәлә шәһәренең Октябрь мәйданында Яңа ел бәйрәменә багышланган ярминкә узачак.
Ярминкәдә бәяләр Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән суммада булачак.
Кош ите килосы-110, күркә ите-220, сыер ите-280-320, дуңгыз ите-250, сарык ите-300-320 сум, тавык йомыркасы(дистәсе) 45-55 сум, яңа савылган сөтнең литры-30 сум,...