Яңа ел алды ярминкәсендә иттән алып балга чаклы бөтен нәрсә бар иде
Бүген 26 декабрьдә шәһәребезнең Октябрь мәйданында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтә. Ул Яңа ел алдыннан, концерт программасы белән оештырылды.
Гадәттәгечә ярминкәгә барлык авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре, фермерлар һәм ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Товарларның киң ассортиментын тәкъдим иттеләр. Халык сыер, дуңгыз, сарык һәм кош итләрен бик яратып алды....